Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Депутатта кабул итүдә

Район Советында ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Габтрафикович Ногуманов шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте. Очрашуга Абалач, Турай, Ижёвка һәм башка авыллардан делегацияләр килде. Абалачлылар эштән бирелгән фатирны хосусыйлаштыру мөмкинлеге турында сорау бирделәр. Аны хәл итү өчен Рафил Габтрафикович торак комиссиясе төзергә киңәш итте. Ижёвкада яшәүче өч бала әнисе фермерлык...

Район Советында ТР Дәүләт
Советы депутаты Рафил Габтрафикович Ногуманов шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте.
Очрашуга Абалач, Турай, Ижёвка һәм башка авыллардан делегацияләр килде. Абалачлылар эштән бирелгән фатирны хосусыйлаштыру мөмкинлеге турында сорау бирделәр. Аны хәл итү өчен Рафил Габтрафикович торак комиссиясе төзергә киңәш итте. Ижёвкада яшәүче өч бала әнисе фермерлык эшен ачу, моның өчен дәүләттән нинди ярдәмгә исәп тоту, кирәкле документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре белән кызыксынды.
Ижёвкалыларны шулай ук авылдагы юллар торышы да борчый.
- Ижёвкада юлларны ремонтлауга 20 "КамАЗ" вак таш бүленәчәк, - дип ышандырды шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов.
Авариядән соң компенсация алу, Турайда колонкалар торышы, пай җирләрен рәсмиләштерү - район халкын шундый проблемалар борчый. Барлык мәсьәләләр дә ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов һәм район җитәкчелеге контроленә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары яћалыклар депутат ТР