Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динебезне бергә ныгытыйк

Мөселманнар көтеп алган Рамазан ае дәвам итә. Бу чорда республикада күп чаралар үтә. Төркиядән район мәчетләренә утызга якын Коръәнхафиз килде. Алар изге ай дәвамында тәравих намазлары укыйлар. Менделеевскиның "Таң" мәчетенә дә Мөхәммәт бәй Чифчи (рәсемдә сулда) чакырылган. Без аның белән очрашып аралашу мөмкинлегенә ирештек. Мөхәммәт бәй Татарстанда беренче тапкыр һәм...

Мөселманнар көтеп алган Рамазан ае дәвам итә. Бу чорда республикада күп чаралар үтә. Төркиядән район мәчетләренә утызга якын Коръәнхафиз килде. Алар изге ай дәвамында тәравих намазлары укыйлар.
Менделеевскиның "Таң" мәчетенә дә Мөхәммәт бәй Чифчи (рәсемдә сулда) чакырылган. Без аның белән очрашып аралашу мөмкинлегенә ирештек.
Мөхәммәт бәй Татарстанда беренче тапкыр һәм визитының Ураза аена туры килүенә шат.
- Монда да, Төркиядә дә мөселманнар Аллаһы Тәгалә өчен ният - гыйбадәт кылалар һәм аның савабын алуга ышаналар. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйлар.
Тик кунакны җәмәгатьчелекнең азлыгы, бигрәк тә яшьләрнең мәчеткә килмәве борчый.
- Киләчәктә хәл уңайга үзгәрер дип ышанам, - ди ул.
Коръәнне дөрес уку буенча оештырылган дәресләргә күбрәк хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр йөри. Дин белеме буенча белгәннәрен ныгытырга теләүчеләр сүрәләр укуда чарланалар.
Исламны тарату нияте белән М.Чифчи Германиядә, Франциядә, Казахстан, Кыргызстанда да яшәгән.
Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанган гаиләдә үскән Мөхәммәт 11 яшеннән ураза тота. Мәдрәсәдә, лицейда, соңрак югары уку йортында теология бүлегендә белем алган шәкерт инде 13 яшендә Коръәнне яттан үзләштерә. Моның өчен ел ярым вакыт кирәк булган. Аның сүзләренчә, бер елда да Коръәнхафиз исеменә ирешүчеләр бар. Ике улы һәм кызы да мәдрәсәдә дин нигезләрен үткәннәр, хәзер барлык гаилә әгъзалары уразада. Мөхәммәт бәй Измир шәһәре мәдрәсәсендә мөгаллим буларак Коръәнхафизлар әзерләү белән шөгыльләнә һәм зур горурлык белән илендә 100 мең Коръәнхафиз булуын белдерде. Төркия кунагы белән аңлашырга булышкан Ирек хәзрәт Нуриев Менделеевск җәмәгатьчелеге белән беренче тапкыр Рамазан аен каршы ала. Коръәнхафизның киңәшләре белән ярдәм итүен белдерде.
Мөхәммәт бәй район халкына теләк-фикерләрен дә җиткерде:
- Татарстанда дин йортлары ачылып тора, монысы куанычлы, тик анда гамәл-гыйбадәт кылынмый икән, бу эш әрәмгә генә була. Шуңа күрә дин кардәшләремне мәчетләргә чакырам. Аллаһыбыз, динебез, Коръәнебез - бер, Исламны ныгытуда бердәм булыйк, бердәмлектә - көч.

Фәймә Вахриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Динебезне бергђ ныгытыйк “Таћ” мђчетен