Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Диспансеризация – үлемне киметүгә юл

    Россия Президенты Указы белән сәламәтлекне саклау өчен төп сәбәпләрдән үлемне икеләтә киметү бурычы билгеләнде. Шунлыктан 2013 елдан өлкән кешеләргә диспансеризация үткәрү кертелде. Республикада һәм районда массалы диспансерлаштыру игълан ителде. Ләкин менделеевлылар табибларга күренергә ашыкмыйлар - берәүләр эштән китә алмый, икенчеләре бу кампания турында белми. Сорауларга үзәк больница белгечләре җавап бирә....

    Россия Президенты Указы белән сәламәтлекне саклау өчен төп сәбәпләрдән үлемне икеләтә киметү бурычы билгеләнде. Шунлыктан 2013 елдан өлкән кешеләргә диспансеризация үткәрү кертелде. Республикада һәм районда массалы диспансерлаштыру игълан ителде. Ләкин менделеевлылар табибларга күренергә ашыкмыйлар - берәүләр эштән китә алмый, икенчеләре бу кампания турында белми. Сорауларга үзәк больница белгечләре җавап бирә.

    Диспансеризация ни өчен кирәк?
    Илебездә вакытсыз үлем һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган хроник йогышсыз авыруларны иртәрәк барлау максатында өлкән кешеләр өч елга бер мәртәбә тирәнтен диспансерлаштыру үтәргә тиеш. Иң элек болар - йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулар, шикәр диабеты. Аларның үсү факторлары булып артериаль гипертензия, канда холестерин кирәгеннән артык булу, тәмәке тарту, симерү, физик пассивлык тора.
    Узган елдагы диспансеризация нәтиҗәләре нинди?
    Узган елда планлаштырылган 5200 кешедән 2215 кеше диспансеризация үтте. Шулай ук 6229 баланы тикшерү планлаштырылды. 6223 бала гомуми балалар өчен диспансерлаштыру узды, гомуми күрсәткечнең 99,9 проценты кадәр, шул исәптә, ятимнәр, уллыкка һәм тәрбиягә алганнар, приют балалары.
    2014 елдагы диспансерлаштыруның үзен-чәлекләре нинди?
    Планга 21дән 90 яшькә кадәрге 5050 кеше кертелгән. Тикшерү күләме һәр яшь төркемендә аерым. Мисал өчен, яшьләр флюорография, электрокардиограмма үтә, аерым анализлар тапшыра. 40 яшьтән узган пациентларга өстәмә анализ тапшыру кирәк, хатын-кызларга - маммография, ирләргә - ПСАга тест (үзенчәлекле простатит антигены). Бу - диспансерлаштыруның беренче этабы. Икенче этап - тар белгечләрне җәлеп итеп, беренчел карау нигезендә тирәнтен тикшерү. Аның кирәклеген беренче этап нәтиҗәләре буенча һәм яшь аермалыгын исәпкә алып участок табибы билгели. Нәтиҗәдә табиб-терапевт пациентның сәламәтлек төркемен ачыклый һәм тиешле чаралар билгели.
    Менделеевлылар диспансеризация үтү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?
    Шәһәрлеләргә территория принципы буенча участок шәфкать туташларына яки чиратсыз 114 кабинетка. Медиклар чират тормас өчен кайда һәм ничек медицина тикшерүе үтү кирәклеге турында җентекләп сөйләрләр. Участок табибы яки шәфкать туташы, регистратура хезмәткәре диспансеризация үтүнең юнәлешле вакытын билгели. Куркынычлык факторларын вакытында ачыклау һәм дәвалана башлау гына авыруларның үсүен кисәтү, үлемне, инвалидлыкны киметү мөмкинлеге бирәчәк.

    Редакциядән:

    менделеевлылар фикеренчә, диспансеризация үткәндә төп проблема - чиратның күп булуы. Бер-ике сәгать утырып, буш кайтабыз, диләр алар редакциягә шалтыратып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: