Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Диспансеризация яңа кагыйдәләр буенча

    2013 елда республикада Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән диспансеризациянең яңа тәртибе кертелде. Аның нәтиҗәләре һәм үзенчәлекләре турында үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв сөйләде. Диспансеризация бөтен гомер дәвамында өч елга бер үткәрелә: беренчесе - 21 яшьтә, аннан соңгылары - 24, 27, 30 һәм алдагы яшьләрдә. Диспансеризация үткәрүнең календарь елы...

    2013 елда республикада Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән диспансеризациянең яңа тәртибе кертелде. Аның нәтиҗәләре һәм үзенчәлекләре турында үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв сөйләде.
    Диспансеризация бөтен гомер дәвамында өч елга бер үткәрелә: беренчесе - 21 яшьтә, аннан соңгылары - 24, 27, 30 һәм алдагы яшьләрдә. Диспансеризация үткәрүнең календарь елы булып кеше диспансерлаштыруга җәлеп ителү яше тулу елы исәпләнелә.
    Район халкы диспансеризацияне үзәк больница поликлиникасында үтә. Ул бушлай башкарыла, һәм даими үтү һәркемгә куркыныч авыруларның азуын киметү яки аларны дәвалау нәтиҗәлерәк булган иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә.
    Куркынычлык факторларын ачыклау арзанрак
    Йогышлы булмаган авыруларның үсүе даими бара һәм аерым куркынычлык факторлары белән билгеләнә - андый шартларда авыру барлыкка килү мөгаенлыгы югарырак. Бу факторларны ачыклау соңыннан диагностикалау һәм дәвалауга караганда гадирәк һәм арзанрак. Куркынычлык факторының тәэсирен сизелерлек киметеп тә була, бу авыру көчәюне тулаем кисәтәчәк. Моның өчен кешенең яшәү рәвешенә төзәтмәләр кертү дә җитә. Даими диспансерлаштыру кискен һәм хроник (инфаркт, инсультлар) йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулар, шикәр диабеты - инвалидлыкның һәм кешеләрнең вакытыннан алда үлү сәбәпләре факторларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Куркынычлык факторына югары кан басымы, югары холестерин дәрәҗәсе, тәмәке тарту, рациональ булмаган туклану, симерү, чамадан тыш алкоголь куллану, түбән физик активлык керә. Авыруларны иртә ачыклау тизрәк һәм нәтиҗәлерәк дәвалау үткәрергә һәм күпчелек очракта тулаем сәламәтләнергә мөмкинлек бирә.
    Эш бирүче фатихасы белән
    Эш бирүче хезмәткәрләренең даими диспансеризация үтүендә кызыксынган булырга тиеш, бу авыруларны һәм больничныйда булган көннәр санын киметә. Россия гражданнарының сәламәтлеген саклау законы положениеләре нигезендә эш бирүче "хезмәткәрләрнең медицина тикшерүе һәм диспансеризация үтүенә шартлар тудырырга, шулай ук хезмәткәрләрне аларны үтү өчен каршылыксыз җибәрергә тиеш..." (323 нче санлы Федераль законның 24 нче маддәсе). Эш бирүче өчен хезмәткәренең диспансеризация үтүен раслау кирәк булганда, аны узу урыныннан сарыф ителгән вакытны күрсәтеп белешмә бирелә.
    Диспансеризация нәтиҗәләре
    Ноябрь ахырына районда 2215 кеше диспансеризация үтте, шуларның 1307се - эшләүче, 908е - эшләмәүче, 82 - мәгариф учреждениеләрендә укучы, 746 - авыл кешесе. 594 кеше диспансерлаштыруның беренче этабын узды, икенчесен тәмамламады. Нәтиҗәдә өлкән яшьтәгеләрдән 799 кеше сәламәтлекнең I төркемендә, 436 - II, 980 - III төркемдә.
    Соңгы унъеллыкта үлемнәр күрсәткече кимү күзәтелгән күп илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, моңа ярты өлештән күбрәкне профилактика, куркынычлык факторлары дәрәҗәсен киметү һәм аларның халык арасында таралуын азайту кертә.
    Булдырмый калу җиңелрәк
    Бүген хәл ителергә тиешле проблемаларны иртәгәгә калдырмагыз, алар сезнең сәламәтлегегезгә кагыла икән - бигрәк тә! Кеше больницага нык авырту сизгәндә генә мөрәҗәгать итә. Ләкин авыруны иртә стадиядә ачыклау дөресрәк. Шуңа күрә диспансеризация үтү мөһим. Аннан баш тартмагыз һәм вакыт җитмәүне сәбәп итмәгез. Һәр авыруны, азган стадиядә дәвалауга караганда, вакытында булдырмый калу җиңелрәк. Организмны даими тикшерү үз сәламәтлегегездә ышанган булу мөмкинлеге бирер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: