Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт катнашында пенсияне арттыру мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз

Пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау алу өчен пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнашучыларга 2014 елның 25 декабренә кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренче взносны күчерергә кирәк. Өстәмә финанслауга взносларның максималь суммасы елга 12000 сум тәшкил итә. 2000 сумнан кимрәк взнос дәүләт тарафыннан өстәмә финансланмый. Кеше беренче взносны түләү вакытыннан һәр...

Пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау алу өчен пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнашучыларга 2014 елның 25 декабренә кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренче взносны күчерергә кирәк. Өстәмә финанслауга взносларның максималь суммасы елга 12000 сум тәшкил итә. 2000 сумнан кимрәк взнос дәүләт тарафыннан өстәмә финансланмый. Кеше беренче взносны түләү вакытыннан һәр елны түләп барса, 10 ел дәвамында өстәмә финанслау алырга була.

Пенсияне өстәмә финанслау дәүләт программасында катнашучылар пенсия тупланмаларын алырга мөмкиннәр:
беренче тапкыр - картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук барлыкка килгәч;
кабат - пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләүгә алдан мөрәҗәгать итүдән биш елдан соң. Бу шарт 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Шулай итеп, әгәр сез 2014 елда пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләүгә гариза биргәнсез икән, 2015 елда пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләүгә кабат мөрәҗәгать итү хокукы аласыз (2014 елга түләү булган очракта).
2015 елда мөрәҗәгать иткәндә, кабат түләүгә сез 2020 елда гына мөрәҗәгать итә аласыз. Программага керү турында гариза бланкы һәм аны тутыру буенча инструкцияне Пенсия фонды сайтыннан табарга була. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләренең www. gosuslugi.ru Интернет-порталы аша бирергә була.
Кызыксындырган сораулар белән 8(85549) 2-36-58; 2-07-87 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары пенсияне арттыру