Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвалауга күңел җылысын кушып

Без, бер төркем сугыш ветераннары, күптән түгел "Өмет яры" реабилитация бүлегендә махсус заездда булдык. Биредә чын профессионаллар хезмәт куя. Алар безне күңел җылысын кушып дәваладылар. Уздырылган һәр чара, очрашу кызыклы, бай эчтәлекле булды. Һәр көнне Рәмзия Искакова, Людмила Ефимова, Ольга Тарасенко елмаеп каршы алдылар. Массаж ясаучы Әлфия Нуриевнага аерым рәхмәт...

Без, бер төркем сугыш ветераннары, күптән түгел "Өмет яры" реабилитация бүлегендә махсус заездда булдык.
Биредә чын профессионаллар хезмәт куя. Алар безне күңел җылысын кушып дәваладылар. Уздырылган һәр чара, очрашу кызыклы, бай эчтәлекле булды. Һәр көнне Рәмзия Искакова, Людмила Ефимова, Ольга Тарасенко елмаеп каршы алдылар. Массаж ясаучы Әлфия Нуриевнага аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез. Шифалы куллары тиюгә, бөтен авыртулар бетә. Аш-су остасы Клара ханымның да йөзеннән елмаю китми.
Мондый заездларны оештыруга йогынты күрсәтүче район җитәкчелегенә, вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.
Абдулла Исмаилов, сугыш һәм хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучыгазета Менделеевск яналыклар