Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвалыйлар һәм сәламәтләнәләр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган "Сәламәтлек-2012" спартакиадасында менделеевлылар иң күп призлы урыннарны яулаучылар арасында булдылар. Әгерҗе, Тукай, Теләче, Мамадыш медиклары белән көрәш җәелдереп, команда зачетында икенчелеккә чыктылар. Шәхси зачетта да күпләр спорт төрләрендә җиңүче исеменә лаек булдылар. Шахмат уенында табиб-анестезиолог Сергей Чупинга тиңнәр булмады. Өстәл теннисы буенча беренчелекне һәм икенчелекне...

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган "Сәламәтлек-2012" спартакиадасында менделеевлылар иң күп призлы урыннарны яулаучылар арасында булдылар.
Әгерҗе, Тукай, Теләче, Мамадыш медиклары белән көрәш җәелдереп, команда зачетында икенчелеккә чыктылар. Шәхси зачетта да күпләр спорт төрләрендә җиңүче исеменә лаек булдылар.
Шахмат уенында табиб-анестезиолог Сергей Чупинга тиңнәр булмады. Өстәл теннисы буенча беренчелекне һәм икенчелекне шулай ук менделеевлылар алды. Бу Кокшан фельдшер-акушерлык пункты мөдире Вера Елисеева һәм ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Павел Иванов тырышлыгы белән мөмкин булды. Су эстафетасында катнашкан Александр Князев (табиб-паталогоанатом), Нияз Фәрваев (шофер), Надежда Миронова, Жанна Колобкова (санитарлар) командага призлы урыннар алып килделәр. Ирләр - җиңел атлетикада, хатын-кызлар волейболда җиңү пьедесталының икенче баскычына менделәр. Җиңүчеләргә грамоталар, премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары