Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Джек өенә кайтты

    Бер ай элек ирле-хатынлы Ермаковлар дүрт аяклы дуслары югалу турында белдерү бастыру үтенече белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр. - Безнең Джек элиталы токымнан - Себер хаскисы. Тышкы кыяфәте белән бүрегә охшаган. Көмешсу ак төстә, йоны кыска, колаклары очлы, өчпочмак формасында, басып торалар, күзләре зәңгәр. Аны кечкенә вакытында туганымның улы алып килде,...

    Бер ай элек ирле-хатынлы Ермаковлар дүрт аяклы дуслары югалу турында белдерү бастыру үтенече белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.
    - Безнең Джек элиталы токымнан - Себер хаскисы. Тышкы кыяфәте белән бүрегә охшаган. Көмешсу ак төстә, йоны кыска, колаклары очлы, өчпочмак формасында, басып торалар, күзләре зәңгәр. Аны кечкенә вакытында туганымның улы алып килде, ул шулай бездә калды һәм гаилә әгъзасына әйләнде. Бәла шунда, этнең авыр формада эпилепсия чире бар. Без аны өч ел буена аякка бастырдык, кыйммәтле дарулар сатып алдык, көнгә өч тапкыр урамга алып чыга идек. Хаски - җигү өчен яраклы эт. Аңа күнекмәләр өчен мәҗбүри йөгерү кирәк. Әгәр Джек битараф кешеләр кулына эләксә, ул үләчәк, - дип яшьле күзләре белән сөйләде Джекның хуҗабикәсе Людмила Булатовна.
    Ноябрь азагында Ермаковлар тагын редакциягә шалтыратты.
    - Безнең Джек өйгә кайтты, - дип шатлыклы хәбәр бүлештеләр алар. Аны Ижёвкадан аучы алып килде. Безне автозаправка станциясендәге белдерү буенча табуын әйтте. Хәлебезне аңлаган һәм ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Бу көннәрдә шулкадәр күп шалтыратулар булды. Безнең яраткан дүрт аяклы дустыбызны эзләүдә полиция хезмәткәрләре дә булышты. Менделеевскида яхшы кешеләрнең күп булуын белү шатлык китерә. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез һәм түбәнчелек белән баш иябез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: