Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатерина һәм Михаил Задоркиннар: Гаилә – уңайлылык территориясе

Пётр һәм Феврония көне алдыннан безнең корреспондент Задоркиннарда кунакта булды. Михаил һәм Екатеринаны шәһәрдә һәркем белә. Хуҗабикәне "хатын-кыз-бәйрәм" дип атыйлар, чөнки еш кына алып баручы рольләрен башкара - балалар бәйрәмендә, район чараларында. Михаил - шулай ук билгеле кеше, эш аның озын буенда гына түгел, ул - уңышлы эшмәкәр, югары класслы...

Пётр һәм Феврония көне алдыннан безнең корреспондент Задоркиннарда кунакта булды.
Михаил һәм Екатеринаны шәһәрдә һәркем белә. Хуҗабикәне "хатын-кыз-бәйрәм" дип атыйлар, чөнки еш кына алып баручы рольләрен башкара - балалар бәйрәмендә, район чараларында. Михаил - шулай ук билгеле кеше, эш аның озын буенда гына түгел, ул - уңышлы эшмәкәр, югары класслы белгеч. Задоркиннар - профессиональ яктан үзләрен тапкан кешеләр, өч баланың әти-әнисе.
Ул минем ирем булачак
Алар 30 ел элек Казан авиация институты аудиториясендә очрашалар. Ике метрлы абитуриентны күргәч, Катя "Ул минем ирем булачак", ди. Мишаны кызның тавышы "эләктерә": "Син минем әни кебек сөйләшә идең".
- Аның белән очрашканчыга кадәр минем үз тарихым бар иде, - ди Екатерина үзенең беренче гаилә тәҗрибәсе турында. - Ләкин, үткәннән башка хәзерге чор булмас иде.
Туй күлмәген егет тегә
Ә бит туй булмыйча калырга да мөмкин иде!
Кәләш сатып алган нәфис ал төстәге тукымасын профессиональ үлчәм кисүчегә бирә. Күлмәкне үзе тегәргә уйлый, ләкин тырышлыгы уңышсыз тәмамлана. Шул вакыт борчылган кыз "Туй булмаячак!" дип белдерә. Озак уйлап тормыйча, эшкә Михаил тотына - гадәттәгечә, ашыкмыйча, төптән уйлап. Һәм күлмәк гаҗәеп матур килеп чыга.
- Беренче тапкыр Мишаның әнисен күргәч, - дип искә төшерә Е.Задоркина, - аның чибәрлегенә, үз-үзен карап, тәрбияләп торуына таң калдым. Зинаида Пантелеевна - гаҗәеп ханым - укытучы, альпинизм буенча спорт мастеры, уңган хуҗабикә, чын дәү әни.
Михаил да хатынының әти-әнисенә - сугышта ике аягын югалткан чын герой Григорий Михайлович Ковбасюкка, шулай ук герой Вера Михайловнага хөрмәт белән карый. Ата-ана кече кызлары Катяны мәхәббәт һәм кайгырту атмосферасында үстерәләр һәм бу эстафетаны тыныч күңел белән Михаилга тапшыралар.
Ул һәм ике кыз
Таныш гаиләләре беренче балалары Константин тугач Екатеринаның икенчесен алып катмаячагын раславын еш исләренә төшерәләр. Ә ике елдан Мария дөньяга килә, соңыннан - Евангелина.
- Балаларымда үземнең һәм иремнең дәвамны күрәм, шул ук вакытта һәркайсы индивидуаль, - ди Екатерина Григорьевна. - Кызларым өчен борчылам: гади хатын-кыз бәхете табып, ярата һәм сөекле була алырлармы?
Екатеринаның хатын-кыз бәхете турында җавабы йөзенә язылган. Яратучы һәм яратулы кешеләр генә шулай була аладыр. Аннан бик еш бер фразаны ишетергә була: мин рәхмәтле. Әти-әниемә, туганнарыма, коллегаларыма... Аерым рәхмәтем - шундый ул - яратучы ир, кайгыртучан әти үстергән кайнанама.
- Мишаның үзенчәлекле сыйфаты - игелеклелек, - ди Екатерина, - мөгаен, аның кебекләр бардыр, ләкин мин аларны очратмадым.
Задоркиннар әйтүенчә, кыенлыклар булган, бар һәм булачак. Иң мөһиме, аларга, аларны җиңүгә дөрес якын килергә, нинди генә хәлләрдә дә бер-береңә хыянәт итмәскә.
Көмеш канатлар
Задоркиннар өчен йорт, гаилә - уңайлылык территориясе, сине ярату, көтү, һәрвакыт ярдәм итү урыны. 16 июньдә алар көмеш туйларын билгеләгәннәр һәм бер-берсенә ремонт бүләк иткәннәр! Дизайнын хуҗабикә тормышка ашырган, нәтиҗәсе шаккаткыч булган. Михаил һәм Екатерина бер-берсенә ремонт кына бүләк итеп калмаганнар. Алар бер-берсенә канатлар бүләк иткәннәр.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Гаилђ, мђхђббђт џђм тугрылык кљненђ Пётр џђм Феврония кљне