Экстремаль дүшәмбе
1076
0
0
Бу көнне өйдән эш яки уку урынына барып җитү менделеевлылар өчен җитди сынауга әйләнде. "Эшкә ничек килеп җиттем" темасы, һичшиксез, офис һәм контораларда иң популяры булды. Ольга Смолькова Сибәләп торган яңгыр юлларны гына түгел, йорт яны территорияләрен дә көзге кебек ялтыратты, тоташ бозга әйләндерде. Кемдер вак-вак атлап, кемнәрдер сикергәләп, кем...
Бу көнне өйдән эш яки уку урынына барып җитү менделеевлылар өчен җитди сынауга әйләнде. "Эшкә ничек килеп җиттем" темасы, һичшиксез, офис һәм контораларда иң популяры булды.
Ольга Смолькова
Сибәләп торган яңгыр юлларны гына түгел, йорт яны территорияләрен дә көзге кебек ялтыратты, тоташ бозга әйләндерде.
Кемдер вак-вак атлап, кемнәрдер сикергәләп, кем кайда - барасы җиренә атлады, вакыт-вакыт кычкыргалап алу тавышлары һәм таеп егылучыларның гөрселдәп ауганы ишетелгәләде.
Мәчет янында егылган яшь кызларны мәрхәмәтле узып баручылар күтәрде, ярый әле медицина ярдәме кирәк булмады. Кайбер кешеләр берничә мәртәбә таеп егылганда калган диләр. Редакция телефонына да шәһәрлеләрдән бу уңайдан зарлану белән шалтыратучылар булды.
- Северная урамыннан Фоминага кадәр 40 минут килдем, - ди Андрей Борисов. - Юлларга бераз ком сипсәләр иде.
Һәм чыннан да, коммуналь служба хезмәтенә канәгатьсезлек күрсәтүчеләр аз түгел. Өченче микрорайоннан Фомина урамына кадәр ике урында - Химиклар урамы 11 нче йорт һәм сәнгать мәктәбе территориясендә генә сибелгән комны очраттык. Интернационалистлар бульварындагы юл иң куркынычы кебек тоелды безгә.
Район үзәк больницасының кабул итү бүлмәсеннән хәбәр итүләренчә, дүшәмбе көнне урамда башы белән егылып имгәнгән хатын-кызны алып килгәннәр. Ашыгыч ярдәм службасына да җәрәхәтләнгән менделеевлылардан чакырулар килгән.
- Бу чорда өлкәннәргә мөмкин булганда өйләреннән чыкмый торырга тәкъдим итәр идем, - ди табиб Геннадий Суслов. - Югыйсә бу егылу хәвефле тәмамланырга мөмкин.
Нәкъ менә юлның тайгак булуы "Майский" кибете янында хатын-кызның автомобиль астына керә язып калуына сәбәпче. Автотранспортчыларга да экстремаль шартларда эшләргә туры килә.
- Бүген вахта автобусы Тихоново янында туктап калды, юлның тайгак булган өлешен үтә алмады, - ди АТП предприятиесе генераль директоры Рамил Моратов. - Абалач һәм Бөрешле авылларында мәктәп укучыларын алып килү мөмкин булмады. Мондый шартларда дәрескә бармавың яхшырак. Федераль трассаларда машиналар тыгылып бара, авыл юллары да бик проблемалы.
- Шәһәр урамнарындагы юлларны вакытында чистартсалар, - ди пенсионер Николай Камашев, - хәл яхшырак булыр иде. Тирән колеялар транспорт һәм кешенең хәрәкәтләнүен кыенлаштыра.
Һәр атналык эшлекле киңәшмәдә дә юллар торышы проблемасы күтәрелде. Район башлыгы Игорь Привалов коммуналь службаларны эшне активлаштырырга, бозлавыкка каршы көрәштә өстәмә чаралар күрергә өндәде. Ә безгә язгы катаклизмнар, кискен үзгәрешләр нәтиҗәсендә больница койкасына эләкмәс өчен сак булырга һәм карап йөрергә кирәк. Чөнки бозлавыктан тыш бу вакытта йорт түбәсеннән төшкән кар һәм бозлар куркыныч тудырырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.4100
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.4600
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр3500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84