Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон төрдә хезмәт кенәгәсен ничек булдырырга

Барлык эшләүче гражданнар өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны яңа форматка күчерү ирекле һәм кешенең үз теләге буенча гамәлгә ашырыла.

Аларга 2020 елның 31 декабрен дә кертеп үзенең эшкә алучысына электрон төрдә хезмәт кенәгәсе алып бару яисә кәгазьдәге хезмәт кенәгәсен саклау турында ирекле рәвештә язмача гариза бирергә кирәк.


Электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган рәсәйлеләр аның кәгазьдәге вариантын, нәрсәне сайлаулары турындагы язу белән, кулларына алалар. Бу нисбәттән кәгазьдәге хезмәт кенәгәсе үз көчен югалтмый һәм электрон рәвештәгесе белән бертигез кулланылуын дәвам итә. Аны саклау мөһим, чөнки 2020 елга кадәр хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар чыганагы булып санала. 2020 елдан башлап кына мәгълүматлар электрон версиядә теркәлә. Бердәнбер искәрмә, 2021 елдан беренче мәртәбә эшкә урнашучы кешеләрнең эшләгән чоры, кәгазьдәге хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә, бары тик электрон төрдә генә алып барылачак.

2020 елның 31 декабренә кадәр эшкә алучыга язмача гариза биреп өлгерелмәгән булса, аны теләсә кайсы вакытта эшли була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев