Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елена Мөхәмәдиева: «Бездә соңгы биш елда иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе»

Халык мәшгульлеге үзәге директоры Е.Мөхәмәдиева хезмәт базарындагы хәл белән таныштырды, перспектив планнары турында сөйләде.

– Елена Николаевна, 2018 елны ничек тәмамладыгыз, 2019га нинди планнар билгеләдегез?
– Узган елда Үзәккә ике меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 525е үзләренә кулай эш эзләп. Отчет чорында 383 менделеевлы эшкә урнаштырылды. 2018дә соңгы биш елда иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе теркәлде.

– Хезмәт базарын көйләү буенча нинди эшчәнлек алып барасыз?
– Узган ел ахырына ел башы белән чагыштырганда Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 0,75 проценттан 0,47гә кимеде. Моңа һөнәри укуга юлламалар бирү ярдәм итте. 2018 ел дәвамында мондый укулар эшсез 70 кеше өчен оештырылды, бу максатларга 93100 сум тотылды. Үзәк шулай ук вакансияләр ярминкәләре, предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашулар үткәрә.

– Районда хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту өчен нинди махсус программалар тормышка ашырыла?
– Беренче чиратта «2018-2025 елларга Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлекне яклау» өстенлекле программаның тормышка ашырылуын билгеләргә кирәк. Аның ярдәмендә «Л.Я. Карпов ис. химзавод» АҖнең 158 эшчесе уку үтте һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрде. Ә «Инвестиция проектлары нигезендә реструктуризация һәм модернизация башкаручы оешмалар хезмәткәрләренең алгарышлы һөнәри укуы һәм өстәмә һөнәри белем алулары» чарасын тормышка ашыру кысаларында «Аммоний» АҖнең 151 хезмәткәре алга таба предприятиенең инвестиция проектларында катнашу өчен квалификациясен күтәрде.

– Предприятиеләрдән вакансияләр тәкъдим итү буенча кыенлыклар туамы һәм бүгенге көнгә районда уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе нинди?
– Әйе, эш бирүчеләрдән лаеклы хезмәт хакы белән күбрәк тәкъдимнәр күрәсе килә. Чөнки бу эш эзләүче өчен вакансиянең җәлеп ителешенең төп күрсәткече. Районда хезмәт хакы дәрәҗәсе утыз биш мең сум тәшкил итә, ләкин шул ук вакытта ачык вакансияләрнең уртача күләме икеләтә ким – 17 мең сум, республика буенча уртача хезмәт хакы күләменнән дә түбәнрәк. Эш эзләүчеләр безнең службадагы барлык вакансияләр белән «Работа в России» яки «Труд всем» порталларында таныша алалар.

– Районда нинди вакансияләр аеруча ихтыяҗлы һәм, сезнең карашка, якын киләчәккә икътисадый фаразлау нинди?
– Хезмәт базары даими үзгәрешләр кичерә һәм, экспертлар фикеренчә, якындагы 20 елда хәзер гамәлдәге эшче һөнәрләрнең күбесе сирәк булып калачак яки бөтенләй бетәчәк. 2018 ел дәвамында иң күп вакансияләр фән һәм техника, эшкәртүче производстволар, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе, куркынычсызлык һәм социаль тәэминат, авыл һәм урман хуҗалыклары, аучылык һәм балыкчылык тармакларында тәкъдим ителде. Районда ихтыяҗлылар дип түбәндәге һөнәрләрне атарга була: аппаратчы, машина йөртүче, пешекче, медперсонал, слесарь, КИПиА слесаре, янгынчы, полицейский, электромонтер. Тормышыбызга кеше хезмәтен алыштыручы заманча мәгъләмати технологияләр актив кертелә. Шуңа күрә үсеп килүче буын белән һөнәр сайлау турында аңлату эшләрен даими алып бару зарур. Яшь белгечләр сыйфатында туган шәһәребезгә кайткач эшкә урнашуда кыенлыклар кичермәсеннәр өчен аларга дөрес карар кабул итәргә юнәлеш бирергә кирәк.

Фото Е.Мөхәмәдиева архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев