Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энергетиклар ахырзаманны булдырмаячак

Шулай туры килде, майя календаре фаразлаган апокалипсис датасы Энергетиклар көне белән тәңгәл диярлек. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "ЖилЭнергоСервис" предприятиесе хезмәткәрләре белән очраштык. - Без шәһәр йортларында һәм оешмаларында утны өзмәү өчен барысын да эшлибез. Предприятиедә үз эшләрен яхшы белгән профессионаллар эшли, - ди начальник Ренат Шәрипов. - Шуңа күрә куркырга...

Шулай туры килде, майя календаре фаразлаган апокалипсис датасы Энергетиклар көне белән тәңгәл диярлек. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "ЖилЭнергоСервис" предприятиесе хезмәткәрләре белән очраштык.
- Без шәһәр йортларында һәм оешмаларында утны өзмәү өчен барысын да эшлибез. Предприятиедә үз эшләрен яхшы белгән профессионаллар эшли, - ди начальник Ренат Шәрипов. - Шуңа күрә куркырга кирәкми, ахырзаман булмаячак.
"Татэнергосбыт" предприятиесе электр белән тәэмин итә, район электр челтәре трансформаторлар эшен контрольдә тота, ә "ЖилЭнергоСервис" урамнарны яктырту белән шөгыльләнә, йорт эче электр челтәрләренә сыйфатлы хезмәт күрсәтә. Диспетчерлык службасы тәүлек буе эшли, бирегә халык экстерн очракларда мөрәҗәгать итә ала.
Предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренең берсен - Виталий Ивановны без коллегасы Иван Смирнов белән администрациядә гирлянда урнаштырганда очраттык.
- Без Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәһәрне бизибез, шулай ук урамнарны яктырту өчен җавап бирәбез. Ватылу була икән, шунда ук урынга барып, проблеманы хәл итәбез, - дип сөйли 15 ел эш стажы булган электромонтер. - Фонарьлар биек, аларга мөстәкыйль менеп булмый, күтәргеч кирәк. Шуңа күрә кайбер очракта хәтта лампочканы алыштырыр өчен дә күп вакыт сарыф итәргә туры килә.
Виталий Иванов сүзләренчә, урнаштырылган таймерлар нигезендә ут кичке вакытта автоматик рәвештә сүнә. Алар көндезге яктылык буенча көйләнә.
Геройлар аллеясында гирляндалар эшләвен тикшерүче электриклар Сергей Скалийны һәм Роберт Зиннәтуллинны очраттык.
- Гирляндалар фонарьларга тоташтырылган, алар белән бергә яна. Шәһәр Яңа елга әзер, - диләр безнең әңгәмәдәшләр.
Начальник Ренат Шәрипов коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
- Безнең энергетиклар бөтен шәһәрне, барлык йортларны электр энергиясе белән тәэмин итәләр. Менделеевлыларның йортларында һәрвакыт якты булсын.
Г.Гыйләҗетдинова
С.Романов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Энергетиклар кљненђ