Энесенә үрнәк
Якташыбыз Алмаз Әхмәдиев Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Әхмәдиевлар Песәйдә яши. Алмаз мәктәптән соң педагог-психолог һөнәрен сайлый, яхшы билгеләренә генә Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый. - Ул хезмәткә 9 июньдә, Сабантуй көнендә китте, - дип сөйли әти-әнисе Миләүшә Дамировна һәм Зөфәр Сәхабетдинович. - Имтиханнарын вакытыннан алда тапшырды, дипломын...
Якташыбыз Алмаз Әхмәдиев Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Әхмәдиевлар Песәйдә яши. Алмаз мәктәптән соң педагог-психолог һөнәрен сайлый, яхшы билгеләренә генә Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый.
- Ул хезмәткә 9 июньдә, Сабантуй көнендә китте, - дип сөйли әти-әнисе Миләүшә Дамировна һәм Зөфәр Сәхабетдинович. - Имтиханнарын вакытыннан алда тапшырды, дипломын алырга өлгермәде, аны безгә бирделәр.
Алмаз балачактан спорт белән шөгыльләнә: көн саен йөгерә, җәен йөзә, кышын чаңгыда шуа. Спорт чыныгуы армиядә үз ролен уйный. "Марш-ыргылышларны да җиңел кичерәм", - ди ул туганнарына.
- Улым һәр нәрсәдә энесе Айдарга үрнәк, - дип дәвам итә М.Әхмәдиева. - Алар беркайчан да армиягә бармый калу турында уйламадылар. Кече яшьтән үк хезмәт итәчәкләренә ышандылар. Хәзер Айдар КамПиның соңгы курсында. Язгы чакырылышны көтә.
Алмаз, мөмкинлеге булганда, әти-әнисе белән телефоннан сөйләшә, Интернет аша аралаша, хезмәте турында яңалыклары белән бүлешә.
Күптән түгел Әхмәдиевларга часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән, анда мондый юллар бар: "Улыгызны чын ир һәм лаеклы Ватан сакчысы итеп тәрбияләгәнегез өчен сезгә ихластан рәхмәт белдерәбез".
Рәхилә Мирзаянова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.2700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2500
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3500
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.2900
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5200
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.4800
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7600
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика