Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Эпизоотик иминлек алар кулында

    Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасына якынлашуга, иң элек учреждение территориясен әйләндереп алган гаҗәеп табигать күренеше фонында яшел чыршыларны күрәсең. Службаның уңышлары һәм өстенлекләре Ветеринария службасы эшчәнлеге белән танышуны хәзер танымаслык булып үзгәргән административ офистан башладык. - Узган елда, - дип сөйләде экскурсия барышында аспирантура тәмамлаганнан соң унбиш елдан артык ветеринария...

    Менделеевск дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасына якынлашуга, иң элек учреждение территориясен әйләндереп алган гаҗәеп табигать күренеше фонында яшел чыршыларны күрәсең.

    Службаның уңышлары һәм өстенлекләре
    Ветеринария службасы эшчәнлеге белән танышуны хәзер танымаслык булып үзгәргән административ офистан башладык.
    - Узган елда, - дип сөйләде экскурсия барышында аспирантура тәмамлаганнан соң унбиш елдан артык ветеринария өлкәсендә эшләүче начальник Тимур Галиев, - биредә ТР Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе эгидасында 2,5 миллион сумга капиталь ремонт эшләре башкарылды.

    Юнес Готин җитәкчелегендәге "Төзүче" подряд оешмасы заманча технология һәм материаллар кулланып, сыйфатлы ремонт башкарды. Узган гасырның 50 нче

    елларында төзелгән бинадан таштан салынган стена гына калды.
    Гаделлек хакына билгеләп үтәргә кирәк, 13 белгечтән торган коллектив өчен хәзер барлык шартлар тудырылган. Районда тотрыклы эпизоотик иминлекне тәэмин итү, эпизоотикага каршы һәм профилактик чараларны тулы күләмдә үтәү, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган куркыныч авырулардан кешеләрне саклау өчен терлекчелек һәм үсемлекчелек продукцияләрен кертү һәм чыгаруга көндәлек контроль ветслужбаның өстенлекле юнәлешләре булып санала. ТР ветеринария службасы үсешенә керткән өлеше һәм 2014 елда ирешелгән уңышлары өчен коллектив иң яхшылардан дип табылды һәм ведомствоның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тарихи елъязмага кертелгән ел Тимур Галиев өчен җәй көне Казанда узган IV Халыкара ветеринария конгрессында катнашу белән истәлекле булды. Ул Курган өлкәсе делегациясен каршы алды һәм аларның Татарстанда булуының уңайлыклары, коллегалары өчен мәдәни-танып белү программасын әзерләүгә җаваплы булды һәм Идарә җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Сатып алучылар сәламәтлеген кайгыртып
    Берләшмә базасында сигез кешедән торган эпизоотик отряд эшли. Агрофирмалар, фермер һәм шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне саклау буенча ветеринария-профилактика һәм эпизоотик чаралар тулы күләмдә үтәлде. Димәк, бруцеллёз, лейкоз, туберкулёз авыруларына каршы тикшерүләр үткәрелде, 32 мең баш мөгезле эре терлек һәм кош-корт елга ике мәртәбә вакцинацияләнде, 21 меңнән артык баш терлек эшкәртү үтте.
    - Республикада беренчеләрдән булып бер ел элек шәхси эшмәкәр Равил Миндубаев канаты астында лабораторияле мал чалу пункты ачтык. Цехны тәҗрибәле ветеринария табибы Альберт Камалов контрольдә тота, - дип билгеләп үтте Тимур Мирзанурович. - Таможня берлеге техник регламенты шартларының барысы да үтәлә, аның буенча мал чалу махсус билгеләнгән урында гына башкарыла.
    Терлекләрне диагностик тикшерүне һәм иммун профилактикасын башкарып, ветслужба халык өчен куркынычсыз һәм яхшы сыйфатлы продукция китерүне тәэмин итә, территорияне зарарлы, инфекцияле авырулар кертү һәм таралудан саклау буенча буфер зонасы булдыра.
    Продукция китерү контрольдә
    "Чулман" базарындагы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе турында кыю рәвештә биредә районда тикшерелә торган продукция өчен чын күңелдән борчылучы җаваплы белгечләр эшли дип әйтергә була. Служба үткәргән экспертизалар сатып алучыларның үсемлек һәм терлекләрдән ясалган азык-төлек продуктларын кулланганда авыруларын кисәтә. Мисал өчен, "Нива" ҖЧҖ мәгариф учреждениеләрен ветеринария күзәтчелеге контролендәге продукция белән тәэмин итә.
    - Ветеринария берләшмәсе район территориясендә дәүләт күзәтчелеген башкара, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрә, - дип мәгълүмат бирә баш ветеринария табибы Тимур Галиев.
    Кече дусларыбыз өчен клиника
    Июль аенда президент программасы буенча Менделеевскида ат спорты базасы белән рәттән модульле-блоклы ветеринария пункты файдалануга тапшырылды. Хәзер районда ветеринарлар вәкаләтләренә керүче проблемаларны операция юлы белән хәл итү өчен шартлар тудырылган.
    Вак йорт хайваннарын кабул итү клиникасы белән яшь белгеч Екатерина Захарова җитәкчелек итә. Берләшмә начальнигы урынбасары, зур тәҗрибәле ветеринария хирургы Альберт Камалов пунктның кураторы вазифасын үти. Ул эчке органнарга операция ясый, хайваннарны стерильләштерә, беренче ярдәм күрсәтә.
    - Көнгә дистәгә якын дүрт аяклы һәм канатлы пациентлар кабул итәбез: песиләр, этләр, йорт куяннары, попугайлар һ.б.лар, - дип сөйли Екатерина Сергеевна.
    Без булган көнне бер ханым култык астында кечкенә төенчек белән килде. Ул моңсу йорт куяны булып чыкты. Ветеринарлар аны карадылар, лишайга тикшереп, йоннарын паразитлы авыруларга каршы эшкәрттеләр һәм колакларын чистарттылар. Хуҗабикәсе шатлыгына, куян сәламәт булып чыкты. Күрәсең, хайваннарга да һава торышы үзгәрү йогынты ясый.
    Кабул итү, процедуралы чаралар, операция, вакцинация ведомство раслаган түләүле хезмәтләр прайс-листы буенча башкарыла. Бәяләрне ТР Министрлар Кабинетының дәүләт ветидарәсе сайтында "Бәяләр" бүлегендә табарга була. Ветераннарга, аз керемле кешеләргә ташламалар каралган, инвалидларга бушлай.
    Вакцинация авырулардан коткара
    - Йорт хайваннарына котыру чиреннән прививка ясау мәҗбүри. Бу алдан язылу ярдәмендә бушлай үткәрелә. Башка вакциналар - этләргә чумага, аденовируслы инфекциягә, энтеритлар һәм лентоспирозга каршы, кешеләргә панлейкопения, ринотрахеит, калицивируслы инфекция һәм хламидиозга каршы - түләүле. Өлкән эт һәм мәчеләрне вакцинацияләү һәр елны кирәк, - дип аңлатма бирә баш эпизоотолог Алмаз Салаватов. Ул районда эпизоотик иминлек өчен җавап бирә.
    Белгечләр песиләрдә еш очрый торган кыркучы тимрәү авыруын игътибарсыз калдырмаска киңәш бирәләр. Бигрәк тә гаиләдә бала булса, алардан тимрәүне бетерү кыенрак һәм озаграк. Шунлыктан, йонлач хайваннарны вакытында тикшерү һәм вакцинацияләү бик мөһим. Яз килүгә, хайваннарда йогышлы авыруларны профилактикалау максатында А.Салаватов халыкның шәхси хуҗалыкларында прививка ясау кампаниясен җәелдерәчәк.
    Табиб-ветеринарлар үз һөнәрләрен яраталар.
    - Безнең белгечлекнең катлаулылыгы шунда, хайваннар кайда авыртуы һәм нәрсә борчуы турында теле белән әйтә алмыйлар, - ди Екатерина Захарова. - Күзгә өмет белән карыйлар, аларга дөрес диагноз куеп, тизрәк ярдәм итәсе килә. Һәм әңгәмә азагында без мөдирнең эш графигын һәм клиника телефонын искәртүен үтендек.
    Ветклиника дүшәмбе-җомга көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр эшли,
    төшке аш вакыты 12дән 13кә кадәр,
    шимбә, якшәмбе - 8дән 12 сәгатькә кадәр дежур торалар.
    Телефон 2-25-45.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: