Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ерак һәм чит Әфганстан

Минем әтием Валерий Анатольевич Гусевка 1987 елда армиягә чакыру килә. Яшь солдатларны вертолётларда ерак һәм чит Әфганстан җиренә алып китәләр. Әтием Пули-Хумрида автобатальонда хезмәт итә. Аңа корал запасы, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек, күмер һәм утын ташырга туры килә. Хәрби хезмәттә булган елларда ул йөзләгән, меңләгән километрлар үтә. Бигрәк тә Салангны кичү...

Минем әтием Валерий Анатольевич Гусевка 1987 елда армиягә чакыру килә. Яшь солдатларны вертолётларда ерак һәм чит Әфганстан җиренә алып китәләр.
Әтием Пули-Хумрида автобатальонда хезмәт итә. Аңа корал запасы, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек, күмер һәм утын ташырга туры килә. Хәрби хезмәттә булган елларда ул йөзләгән, меңләгән километрлар үтә. Бигрәк тә Салангны кичү кыен була. Кыш көне машиналар бара алмый, андый вакытта тәгәрмәчкә чылбыр тагалар. Җәй көне 60 градус эсседә моторлар кыза. Колонналар берничә тапкыр ут астында кала, бу вакытта язмышны тәҗрибә һәм өлгерлек кенә түгел, солдат бәхете дә хәл итә. Әтиемнең хәрби хезмәте тәмамланыр алдыннан, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгара башлыйлар. Ул калган ике ай хезмәтен Үзбәкстанда тутыра.
Хәзер ул төзелештә эшли, әнием Людмила белән ике кыз - Аринаны һәм мине тәрбияли. Әтиебез иң көчле һәм изге күңелле кеше.
Елена Гусева, 3 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ђфганстаннан гаскђрлђрне чыгаруга 25 ел