Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш пульсы

яисә автовокзалның эш режимында нинди үзгәрешләр көтелә. Менделеевлылар "Укучы-газета" рубрикасына еш мөрәҗәгать итәләр, проблемаларын газетага бастырганнан соң, мәсьәлә хәл ителер дип ышаналар. Районканың даими әбүнәчесе хезмәт ветераны Фоат Юнысов пассажирлар исеменнән мөһим мәсьәләне күтәрә. "Без вокзалда булган позитив үзгәрешләргә шатландык, - дип яза ул хатында. - Ниһаять көтеп алдык, болар...

яисә автовокзалның эш режимында нинди үзгәрешләр көтелә.


Менделеевлылар "Укучы-газета" рубрикасына еш мөрәҗәгать итәләр, проблемаларын газетага бастырганнан соң, мәсьәлә хәл ителер дип ышаналар. Районканың даими әбүнәчесе хезмәт ветераны Фоат Юнысов пассажирлар исеменнән мөһим мәсьәләне күтәрә.


"Без вокзалда булган позитив үзгәрешләргә шатландык, - дип яза ул хатында. - Ниһаять көтеп алдык, болар барысы да район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы һәм тырышлыгы белән башкарылды. Пассажирлар өчен уңайлыклары һәм шартлар белән мәһабәт бина сафка бастырылды. Ләкин 19 апрельдә 6.40та Яр Чаллы автобусын көткән менделеевлылар урамда торырга мәҗбүр булдылар. Автовокзал ябык иде, якын шәһәрләргә билетлар салонда гына сатылды һәм автобусның кайчан кузгалуы турында бернинди белдерү булмады".


Әлеге хәлгә "Автовокзал" ҖЧҖ директоры Светлана Шәйхнурова ачыклык кертте:
- Рейсны "Менделеевск АТП" ҖЧҖ гамәлгә ашыра. "Менделеевск" автовокзалы" ҖЧҖ бу ташучы белән бернинди дә килешү мөнәсәбәтләре төземәгән, шул уңайдан шәһәр яны рейсларына билетларны автобус кондукторлары сата. Хәзерге вакытта безнең оешмалар арасында Яр Чаллыга касса-диспетчерлык хезмәте күрсәтүгә килешү төзелгән.
Килешү шартлары буенча автовокзал бурычлы:
1. Автобус ташучы хәрәкәте расписаниесе белән ярашканлыкта эш режимын тәэмин итәргә, вокзал 6дан 19 сәгатькә кадәр эшли.
2. Пассажирларны автобуслар хәрәкәте расписаниесе, бару һәм багажны алып бару турында мәгълүматлаштыру, "Менделеевск АТП" ҖЧҖ ташучысының рейслар буенча мәгълүматы бездә юк.
3. Пассажирлар аз булу сәбәпле, сменага бер оператор-кассир һәм бер саклаучы чыга. Вокзал штатлы режимда эшли, пассажирлар өчен җылы һәм уңайлы көтеп утыру залы бар.
Әлеге мизгелдә "Менделеевск АВ" һәм "Менделеевск АТП" җәмгыятьләре Яр Чаллыга кадәр рейска хезмәт күрсәтү килешүен имзалау процессында. Әйтергә кирәк, киләсе атнадан Яр Чаллыга вокзал кассасында билет сатылачак. 24 апрельдән Алнаш авылы, Можга шәһәре, Әгерҗе аша Ижевскига (Удмуртия) кадәр рейс ачылды, аннан кирегә килгәндә юл Терсә, Иж-Бубый, Песәй, Бәзәкә аша үтә. Ул көн саен 8.30 да китә. 16 сәгатьтә "Бегишево" аэропортына кадәр Түбән Камага рейс җибәрелә.
Пассажирларга хезмәт күрсәткәндә туган дәгъвалар шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән вокзал хакимиятенә юллана яисә касса стойкасында булган шикаять һәм тәкъдимнәр китабына языла.


Автовокзалның контакт телефоннары: 2-55-00, 8-917-276-00-06.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев