Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш шатлык китергәндә

Лариса Миңнегалиева Күркәм бәйрәм - 8 март уңаеннан без менделеевлылар үтенече буенча Любовь Карпова турында язма тәкъдим итәбез. Любовь Карповна - үзәк район больницасында процедура шәфкать туташы. Көн саен аның бүлмәсе аша табиб билгеләве буенча 10-15 кеше уза. - Любочка кан тамырларын бик җиңел таба. Моны һәркем дә булдыра алмый....

Лариса Миңнегалиева
Күркәм бәйрәм - 8 март уңаеннан без менделеевлылар үтенече буенча Любовь Карпова турында язма тәкъдим итәбез.
Любовь Карповна - үзәк район больницасында процедура шәфкать туташы. Көн саен аның бүлмәсе аша табиб билгеләве буенча 10-15 кеше уза.
- Любочка кан тамырларын бик җиңел таба. Моны һәркем дә булдыра алмый. Мәсәлән, минем веналарым тирән урнашкан, аларны табуы җиңел түгел, - ди больницада 21 елдан артык хуҗалык эшләре хезмәткәре булып эшләгән Гөлфия Рәхимова.
- Мин шәфкать туташына авыруларга җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәтле. Любовь Карповна игътибарлы, мөлаем, игелекле, йөзеннән елмаюы китми, - ди КамАЗ хезмәткәре Петр Третьяков.
Язмабыз герое тумышы белән Яңабирдедән. Ул мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән күпбалалы гаиләдә үскән. Әти-әнисе гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, алар балаларында иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләгәннәр.
- Әтиебезнең арабызда булмавы кызганыч. Әниебез Вера Игнатьевна, безнең шатлыкка, актив яшәү рәвеше алып бара, бер минут та эшсез утырмый, оныкларына оекбашлар бәйли. Ә алар сигезәү, - дип сөйли Любовь Карповна.
Үзәк больницага ул 2001 елда Можга медучилищесын тәмамлап килгән. Аннан соң Алабуга пединститутының биофагында квалификациясен күтәргән. Шуңа күрә, процедуралардан тыш, аның вазифаларына больница лабораториясенә хезмәт күрсәтү дә керә. Пациентлары исеменнән Любовь Карповнага ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез.
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары халыкара хатынкызлар кљненђ