Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Эшче яшьләргә яшел ут

    Казанда эшче яшьләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә профосталык республика бәйгесе узды. Аның инициаторлары - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың «Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы. Бәйге төп эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне, җитештерү хезмәтенә кызыксыну уятуны максат итеп куя һәм биш белгечлек буенча үткәрелә: токарь, фрезеровкалаучы,...

    Казанда эшче яшьләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә профосталык республика бәйгесе узды.
    Аның инициаторлары - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың «Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы. Бәйге төп эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне, җитештерү хезмәтенә кызыксыну уятуны максат итеп куя һәм биш белгечлек буенча үткәрелә: токарь, фрезеровкалаучы, слесарь-инструментчы, электр белән эретеп ябыштыручы, металл кисү буенча инженер-технолог. «Казанькомпрессормаш», «Әлмәтнефть» «Татнефть», «КамАЗ» предприятиеләре конкурсантлары белән беррәттән Карпов исемендәге химия заводын автотранспорт цехының дүртенче разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Илья Архипов тәкъдим итте һәм, 39 балл җыеп, катнашучы дипломы алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: