Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшчәнлек турында отчёт биреп, муниципалитет 2014 елга бурычлар куя

Гамәлдәге закон кысаларында район башлыгының предприятие, оешма һәм учреждениеләр коллективлары, шәһәр һәм авыл халкы белән очрашуына старт бирелде. Пәнҗешәмбе көнне муниципаль власть җитәкчеләре "Юность" РМЙ залында хезмәт күрсәтүче предприятиеләр коллективлары алдында башкарылган эш турында отчёт тоттылар. Узган ел йомгаклары турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия...

Гамәлдәге закон кысаларында район башлыгының предприятие, оешма һәм учреждениеләр коллективлары, шәһәр һәм авыл халкы белән очрашуына старт бирелде.
Пәнҗешәмбе көнне муниципаль власть җитәкчеләре "Юность" РМЙ залында хезмәт күрсәтүче предприятиеләр коллективлары алдында башкарылган эш турында отчёт тоттылар.
Узган ел йомгаклары турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
Ул билгеләп киткәнчә, 2013 елда сәнәгать җитештерүе индексы 108,7 процентка җитте, төялгән промышленность продукциясе күләме биш миллиард сумнан артты.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында безнең район "Җан башына исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр" күрсәткече буенча беренче урын алды. Ул 468,02 мең сум тәшкил итте. Төп инвестиция агымы төзелүче "Аммоний" ААҖ предприятиесеннән килә.
Дәүләт программалары кысаларында торак йортларны, Монайда күпфункцияле үзәкне, Иске Гришкинда ФАП файдалануга тапшыру буенча күләмле эш башкарылды, күпфатирлы биш йорт, 2 нче мәктәп капиталь ремонтланды, С.Гассар исемендәге мәдәният сараен үзгәртеп кору, юлларны һәм подъездга керү урыннарын ремонтлау дәвам ителде.
Беренче җитәкче Игорь Привалов район үсеше перспективалары белән таныштырды.
- 2014 елда, - диде ул, - без - 27 республика программасы кысаларында билгеләнгән эш күләмен башкаруны планлаштырабыз. Бурыч - Камай авылында клуб төзү. Проект суммасы - 9 млн. сум. 1 нче гимназиядә һәм Ижёвка урта мәктәбендә ремонт үткәреләчәк (22,2 млн. сум), 1 нче, 4 нче мәктәпләргә янкормалар төзү дәвам итәчәк.
"Торак пунктларны су белән тәэмин итү" программасы буенча Тын Тауда, Камай, Монай, Бәзәкә, Ижёвка авылларында су белән тәэмин итү челтәрен үзгәртеп кору планлаштырыла. Бу максатларга 40,5 млн. сум акча сарыф ителәчәк. Бөрешле авылында модульле ФАП һәм 50 урынга балалар бакчасы төзү ниятләнә. Проектларны финанслау 30 млн. сумга төшәчәк. Биш күпфатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелде.
Өстәмә яктырткычлар кую һәм алыштыруны исәпкә алып урамнарны яктырту буенча эшләргә планда 33,5 млн. сум үзләштерү карала. "Торак төзелеше", "Кулай мохит", "Торак пунктларга керү юллары төзү", "Төзекләндерү", "Сәламәтлек саклау объектларын төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау" программалары кысаларында күләмле эш башкарылачак.
Аннан Игорь Привалов сорауларга җавап бирде.
Очрашуда катнашучыларны бала тудыру йортын торгызу, Набережная урамын яктырту, эшче посёлок юлларына вак таш түшәү мәсьәләләре кызыксындырды.
Беренче сорауга җавап биреп, район башлыгы болай диде:
- Безнең бала тудыру йортын ремонтлау мөмкин түгел. Бина авария хәлендә, аны сүтәргә кирәк. Дәүләт комиссиясе шундый нәтиҗә чыгарды. Әмма бу борчылырга сәбәп бар дигән сүз түгел. Хатын-кызлар турында Чаллы шәһәренең Перинаталь үзәгендә яхшы кайгырталар. Анда бәбиләүче хатыннар һәм яңа туган балалар өчен менә дигән шартлар булдырылган. Больница яңа җиһаз, югары квалификацияле кадрлар белән комплектланган.
Игорь Анатольевич халык күтәргән башка сораулар программаларда чагылыр һәм гамәлгә ашырылыр, дип ышандырды.
Дүшәмбе көнне район җитәкчесе сәламәтлек саклау, мәдәният һәм мәгариф өлкәләре хезмәткәрләре белән очрашты (рәсемдә).

Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми