Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Эшлекле киңәшмәдә бүләкләр тапшырдылар

    Район башлыгының Мактау грамотасы белән “Химик” ТИС белән актив хезмәттәшлеге, территория үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен һәм юбилее уңаеннан шәһәр Советы депутаты Рөстәм Хәбибуллин бүләкләнде.

    Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Балаларны яклау көненә багышланган “Балаларга туңдырма” акциясен оештыру һәм үткәрүдә йогынты күрсәтүе өчен “Славица” ҖЧҖ туңдырма фабрикасы директоры Евгений Марсавин билгеләнде. Бүләкне үсеш буенча белгеч Айдар Садыйков алды.

    “ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына милләтара килешүны ныгытуда лаеклы өлеше, халык традицияләрен, телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерүдә актив катнашуы өчен “Менделеевск рус милли-мәдәни берләшмәсе” җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алла Затирко лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: