Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралды
Район башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.
Район башлыгы хәбәр итүенчә, «ТОСЭР Менделеевск» үсеше кысаларында икътисадый күрсәткечләр үтәлде. Биш предприятие «ТОСЭР Менделеевск» резидентлары булды. Бу исемлеккә керделәр: «Барсак агрофирмасы» – фермада булган терлекләргә әзер азык җитештерү, «Бонус-Кама» ҖЧҖ – резина вакларыннан реагент җитештерү, «Карпов концерны» ҖЧҖ – оргтехника өчен тонерлар җитештерү, «КамХимМаш» ҖЧҖ – башка машиналарны һәм җиһазларны җитештерү һәм «Яңа ашламалар» ҖЧҖ – КАС сыек ашламалар җитештерү.
– Агымдагы елда 1 миллиард сумнан да ким булмаган инвестицияләрне гамәлгә ашыру көтелә. Балалар шифаханәсен капиталь ремонтлау һәм район архивын ремонтлау планлаштырыла. Шәһәрдә 70 яңа эш урыны барлыкка киләчәк, – ди Валерий Сергеевич.
Очрашу барышында сәламәтлек саклау, халыкны түләүсез дарулар белән тәэмин итү, төзелеш һәм районда социаль объектлар үсеше, авыллар территорияләрен үстерү һәм пассажир транспортын яңарту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Әлфия Когогина белдерүенчә, районга актив рәвештә төрле программаларда һәм грантларда катнашырга кирәк, алар үсештә зур ярдәм булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев