Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләр җыелышы

    Узган атнада район эшмәкәрләре берлегенең чираттагы җыелышы булды. Аны район җитәкчесе Игорь Привалов ачты һәм көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы докладчыга сүз бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, промышленность, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгышы 2012 елның беренче яртысында районда кече һәм урта бизнес предприятиеләре...

    Узган атнада район эшмәкәрләре берлегенең чираттагы җыелышы булды.
    Аны район җитәкчесе Игорь Привалов ачты һәм көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы докладчыга сүз бирде.
    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, промышленность, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгышы 2012 елның беренче яртысында районда кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүгә багышланды.
    ТР Инвестиция үсеше агентлыгының финанс продуктлары һәм икътисадый анализ бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Хөсәенов агентлыкның 2012 елга эшмәкәрлеккә булышлык программалары белән таныштырды, "Лизинг-грант-2012" программасының башкалардан өстенлеген билгеләп үтте.
    Татарстанның кластер үсеше үзәге директоры Вадим Бахитов бизнес турындагы идеяләрне гамәлгә ашыру юлларына тукталды.
    "Ак Барс" банкның Менделеевск филиалы директоры Рәзинә Пузырева кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә тәкъдим ителә торган кредит төрләре белән таныштырды.
    Район җитәкчесе Игорь Привалов, чыгышларны йомгаклап, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру кирәклеген ассызыклады, Карпов исемендәге химия заводы территориясендә индустриаль база төзү тәкъдиме белән чыкты. Менделеевск шәһәренең 45 еллыгына әзерлек кысаларында эшмәкәрләр дә өлеш кертер дигән ышаныч белдерде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: