Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Этләр законы белән

Хөрмәтле редакция! Северная урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр исеменнән сезгә шәһәр башкарма комитетына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп тә чишә алмаган проблема турында әйтәбез. Эш шунда, бер төркем хуҗасыз этләр безнең тормышыбыз һәм сәламәтлегебезгә куркыныч тудыра. Алар, бигрәк тә бергә җыелгач, бик явызланалар. Хәзер чүп чыгару, өйгә керү һәм чыгу безнең...

Хөрмәтле редакция! Северная урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр исеменнән сезгә шәһәр башкарма комитетына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп тә чишә алмаган проблема турында әйтәбез.
Эш шунда, бер төркем хуҗасыз этләр безнең тормышыбыз һәм сәламәтлегебезгә куркыныч тудыра. Алар, бигрәк тә бергә җыелгач, бик явызланалар. Хәзер чүп чыгару, өйгә керү һәм чыгу безнең өчен проблемага әйләнде. Кайвакыт алар ишегалдына керү юлын каплый, әйләнеп узарга туры килә. Күптән түгел үземне эзәрлекләгән этләрдән подъездга кереп кенә котылдым. Аннан борчылудан кан басымым күтәрелде. Бәла-каза килеп чыкканчы, кешеләр, бигрәк тә балалар зыян күргәнче, берәр чара кулланырга кирәк. Без ярдәм сорап үтенеч юллыйбыз.
Татьяна Колпакова
Редакциядән. Северная урамының 6 нчы йортында яшәүче тагын бер ханым сөйләвенчә, этләр кайвакыт подъездга үтеп керә, ул вакытта өйгә керү дә кыенлаша.
Күптән түгел безнең корреспондентыбыз "Камилла" кибете янында өлкән кешегә ике эт ташлануның шаһиты булды. Пенсионер тротуар буйлап барганда, көтмәгәндә ике эт өрә-өрә аңа ташлана. Бу бердәнбер очрак түгел, мөгаен.
Без тиешле службалар газета укучыларыбызның хатын игътибардан читтә калдырмас дип ышанабыз.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Хљрмђтле