Европа стилендә парк
Тукай урамының 12 һәм 14 нче йортлары арасында балалар мәйданчыклары һәм спорт элементлары белән иҗтимагый киңлек оештыру планлаштырыла.
Мәйданчык шәһәрне төзекләндерү концепциясенә кертеләчәк, ул велоюллар челтәрен җәелдерүне күздә тота.
Проектның инвесторы – «Аммоний» АҖ предприятиесе. Биредә атынгычлар, таучыклар, менеп йөрү өчен элементлар урнаштырылган инде. Территорияне төзекләндерүне төгәлләү датасы 20 декабрьгә тәгаенланган.
Мәйданчыкның төп архитектура үзенчәлеге шунда, анда уен элементлары агачтан эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев