Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаҗигале һәлакәтләр

Узган атнада район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булды. 14 декабрьдә 13 сәгать 25 минутта Алабуга-Ижевск юлының 18 нче километрында 12 нче модельле җиңел машина белән идарә итүче дистанцияне исәпкә алмый һәм алдан баручы ВАЗ-21214 автомобиленә бәрелә. Беренче машинаның пассажиры һәм икенчесенең хуҗасы төрле җәрәхәтләр белән больницага озатыла. 15 декабрьдә 9...

Узган атнада район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булды.
14 декабрьдә 13 сәгать 25 минутта Алабуга-Ижевск юлының 18 нче километрында 12 нче модельле җиңел машина белән идарә итүче дистанцияне исәпкә алмый һәм алдан баручы ВАЗ-21214 автомобиленә бәрелә. Беренче машинаның пассажиры һәм икенчесенең хуҗасы төрле җәрәхәтләр белән больницага озатыла.
15 декабрьдә 9 сәгать 20 минутта Яр Чаллы-Әгерҗе трассасының 16 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә. Чит ил машинасы Чаллыдан Әгерҗе юнәлешенә хәрәкәт итә. Шофер алда баручы машинаны узганчы каршы як полосаның буш икәненә инанмый, нәтиҗәдә каршыга килүче икенче чит ил машинасына бәрелә. Авариядә икенче автомобиль шоферы шунда ук үлә, аның пассажиры больницада җан бирә, тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар