Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаҗигасез балык тоту

Республикада суда куркынычсызлык айлыгы тәмамлана, әмма проблема элеккечә актуаль булып кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, ел башыннан республикада суда 149 һәлакәт теркәлде, 133 кеше һәлак булды, 56 кеше коткарып калынды. Лаеш районында коткаручыларның 126 балыкчыны бәладән йолып калу очрагы аеруча резонанс алды. - Шуңа да карамастан, боз өстендә...

Республикада суда куркынычсызлык айлыгы тәмамлана, әмма проблема элеккечә актуаль булып кала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, ел башыннан республикада суда 149 һәлакәт теркәлде, 133 кеше һәлак булды, 56 кеше коткарып калынды. Лаеш районында коткаручыларның 126 балыкчыны бәладән йолып калу очрагы аеруча резонанс алды.
- Шуңа да карамастан, боз өстендә балыкчылар кимеми, - дип хәлгә аңлатма бирә 86 нчы янгыннан сак бүлеге начальнигы эчке служба майоры Александр Балясов. - Бәхеткә каршы, быел район территориясендә фаҗигале очраклар булмады, ә узган елда Кама елгасы бозы буйлап балыкчылар янына барырга карар кылган санаторийда ял итүче ир һәлак булды. Безнең служба барлык кисәтү чараларын күрә, коткаруда катнаша, ләкин шулай да кешеләр үзләре һава торышы һәм башка шартларны исәпкә алып, куркынычсызлык дәрәҗәсен аңлап, җаваплы мөнәсәбәттә булганда гына, боз өстендә куркынычсызлык гарантияләнә. 10 сантиметр калынлыктагы боз 100 килограммны күтәрә. Шунлыктан 7-10 сантиметрлы боз кеше өчен куркынычсыз санала. Ә менә 7 сантиметрдан юкарак калынлыктагы боз өстенә чыккан өчен 1500дән 2000 сумга кадәр штраф каралган.
Шәһәрдә балык тоту белән мавыгучылар аз түгел.
- Боз астыннан балык тоту вакытында гадәттән тыш хәлгә очрарга туры килдеме? - дип сорадык без озак еллар аучылар һәм балыкчылар җәмгыятен җитәкләгән Григорий Иванович Черныхтан.
- Без 10-12 сантиметрлы бозга гына чыгабыз. Яр буена керүгә, боз калынлыгын тикшерү өчен, тишә башлыйбыз. Андый үзенчәлекле очраклар хәтеремдә аз түгел. 1979-80 елларда яз көне боз өстенә су чыккач, ике балыкчы Младенцев һәм Ямщиков боз астына киттеләр. Без аларны коткардык. Су чыккан урынга шуышып килеп, бау ташладык һәм берәмләп тартып чыгардык, мотоцикллары батты. Ә бервакыт дустымны коткарам дип, үзем су астына киттем, ыштанымның итекләрне тыгыз колачлавы нәтиҗәсендә су эчкә үтми калды, су чыккан урыннан тәгәрәп күчә-күчә, куркынычсыз урынга җиттем һәм иптәшемне коткардым, шуның өчен ул үзе дә, хатыны да миңа бик рәхмәтле. Иң куркынычы, билгеле, язгы боз. Балыкчыларга һәрвакыт сак булырга һәм хәлне исәпкә алырга кирәк.
Менделеевск балыкчылары арасында хатын-кызлар да бар. Шуларның берсе - 2 нче мәктәп укытучысы Ирина Адиева (рәсемдә).
- Балык тоту белән 12 ел мавыгам, бу ирем Марат белән безнең уртак мавыгу. Боз астыннан балык тоту буенча ярышта катнашып, бердәнбер хатын-кыз буларак газета битләренә дә эләктем.
- Ирина Шаһитовна, балыкчыларны җылы өйләреннән чыгып, салкын һәм үтәли җилле көнне Кама буена барырга нәрсә мәҗбүр итә?
- Мине, укытучы буларак, балык тотуда иң җәлеп иткәне - тынычлык, табигать белән бергә-бер калу. Җәй көне кондызларны, кыш көне төлкеләр һәм куяннарны очратырга була. Һәм, һичшиксез, азарт. Куркынычсызлык мәсьәләсе мөһим, әмма без, балык тотудан уңай тәэсирләр генә алу өчен, аларны үтәргә тырышабыз.
Без балыкчыларны күбрәк балык чирттерү турында гына түгел, туганнары һәм якыннары турында да уйларга өндибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары балык тоту