Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Фатирсыз һәм акчасыз калмас өчен

    Росреестрның Татарстан буенча идарәсе гражданнарга фатир сатып алу буенча исәп-хисапны дәүләт теркәве үтеп, әзер документларны кулга алганнан соң гына башкарырга тәкъдим итә. Соңгы вакытта күп кенә фатир алучылар, сату-алу килешүендә "исәп-хисап тулаем башкарылган" дигән билге куеп, фатир сатучы белән милеккә хокукны дәүләт теркәвенә биргән көнне исәп-хисап ясый. Росреестрның Татарстан Республикасы...

    Росреестрның Татарстан буенча идарәсе гражданнарга фатир сатып алу буенча исәп-хисапны дәүләт теркәве үтеп, әзер документларны кулга алганнан соң гына башкарырга тәкъдим итә.
    Соңгы вакытта күп кенә фатир алучылар, сату-алу килешүендә "исәп-хисап тулаем башкарылган" дигән билге куеп, фатир сатучы белән милеккә хокукны дәүләт теркәвенә биргән көнне исәп-хисап ясый. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә: бу очракта фатирсыз да, акчасыз да калырга мөмкин!
    Аерым кешеләр дәүләт теркәвенә документларны тапшырганнан соң Идарәдә бирелә торган кәгазь (расписка) исәп-хисапка нигез булып тора дигән фикердә. Ул кәгазьне кулына алганнар, барысы да тәртиптә дип уйлап, миллионнарын фатир сатучыга бирәләр. Әмма әлеге кәгазь Идарәнең чыннан да дәүләт теркәвенә документларны кабул итүен генә дәлилли. Документларны кабул итү чорында дәүләт теркәвен кире кагу яки туктатып тору өчен нигезнең барлыгын ачыклау мөмкин түгел.
    Стандарт килешүне дәүләт теркәвенә 30 календарь көн бирелә. Бу вакыт эчендә аның туктатылып торылачагына яки кире кагылмаячагына гарантия юк. Моның өчен төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Дәүләт теркәве өчен документларның җитәрлек булмавы, хокукны раслаучы документларның ялган булуы һ. б. лар.
    Законда каралган берничә юл ярдәмендә проблемалы хәлләр килеп чыгуны булдырмый калырга мөмкин. Аларның барысы да фатир алучының да куркынычсызлыгын тәэмин итә.
    Беренчесе - закон көчендәге ипотека. Аның асылы шунда: сатып алына торган фатир тулаем исәп-хисап ясаганчыга кадәр сатучыда залогта тора. Димәк, күчемсез милеккә сатып алучының хокукы теркәлә. Әмма шул ук вакытта ул залогка салына, сатып алучы аннан сатучы рөхсәтеннән башка үз милке буларак файдалана алмый. Әгәр сатып алучы исәп-хисап ясый алмый икән, залог тотучы шул милекне яисә аннан саткан акчаны үзенә ала.
    Милеккә хокукны дәүләт теркәве таныклыгы алганнан соң, сатып алучы сатучы белән исәп-хисап ясарга тиеш. Дөрес, кабул итеп алынган документта "чикләү, тоткарлау" графасында "закон көчендәге ипотека" дигән тамга салынган булыр. Аны юкка чыгару өчен, ике як та мөрәҗәгать итеп, исәп-хисапның тулаем башкарылуы турында хәбәр итәргә тиеш.
    Икенче ысул - банк ячейкасы. Бу очракта ике як та банкка мөрәҗәгать итеп, банк ячейкасын арендага алу турында килешү төзи, анда кемгә һәм нинди шартларда ячейкада акча сатучыга тапшырылуы күрсәтелергә тиеш. Мисал өчен, сатып алучы банкка теркәлгән сату-алу килешүенең бер күчермәсен китерә, ә ул хокук дәүләт теркәве узганнан соң гына бирелә. Шулай ук Бердәм дәүләт реестрыннан күчермә булырга тиеш.
    Күргәнегезчә, финанс куркынычын шундый юл белән минимумга калдырырга мөмкин. Теләк булганда, аның ысуллары һәрвакыт табыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: