Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфган сугышы геройларына багышлана

Февральдә "Юность» РМЙнда Әфганстанның утлы юлларын үткән якташларыбыз хөрмәтенә тантаналы кичә булды. - Совет гаскәрләрен хәрби хәрәкәтләр территориясеннән чыгаруга 25 ел узды, әмма Әфган элеккечә күңел ярасы булып кала. Бүгенге батырлык һәм хәтер бәйрәме хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәргә, туган иленә кайта алмаганнарга багышлана, - диләр чараны алып баручы Рәкыйга...

Февральдә "Юность» РМЙнда Әфганстанның утлы юлларын үткән якташларыбыз хөрмәтенә тантаналы кичә булды.
- Совет гаскәрләрен хәрби хәрәкәтләр территориясеннән чыгаруга 25 ел узды, әмма Әфган элеккечә күңел ярасы булып кала. Бүгенге батырлык һәм хәтер бәйрәме хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәргә, туган иленә кайта алмаганнарга багышлана, - диләр чараны алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров.
Видеосюжетлар әфган сугышы турында барлык сүзләрдән дә яхшырак сөйли, залга фотосурәтләрдән хезмәт итү чорында төшереп алынган таныш йөзләр карый.
Кадетлар - 1 нче мәктәп укучылары ул еллар вакыйгалары хроникасы белән таныштыралар.
Залга җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән сәламләп, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов болай дип билгеләде:
- Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары батырлыгы киләчәк буыннар йөрәгендә Ватанга иксез-чиксез тугрылык үрнәге буларак мәңге сакланыр. Һәлак булган сугышчы-интернационалистлар Андрей Семёнов һәм Владимир Куршаковның батырлыклары алдында баш иябез.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев тантанада катнашучыларны истәлекле дата белән котлады.
- Сез изге бурычыгызны ахыргача үтәдегез. Сез - җиңүчеләр, - диде ул һәм "9 нчы рота" фильмы герое прототипы - командир взводы Виктор Гагаринның әнисе Александра Леонтьевнага һәм подполковник, Әфганстан һәм Чечняда сугышкан хәрби очучы Минзәлиф Мөхәмәтшинга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды.
- ике якташыбыз да Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак һәм Батырлык орденнары белән бүләкләнгән, - диде Дамир Шамилевич.
җәмәгать эшенә 30 елдан артык гомерен багышлаган Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары союзы рәисе Сергей Поспелов Татарстан Республикасы хәрби комиссарының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры, район Советы депутаты Дамир Шәмсин һәм шәһәр Советы рәисе урынбасары, җитештерү-сәүдә предприятиесе директоры Илсөяр Гобәйдуллина Әфган сугышы вакытында батырлык һәм геройлык күрсәткәннәре, тыныч тормышта хезмәт вазифаларына намуслы карашлары, үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен якташларыбызга рәхмәт белдерделәр. Депутатлар тантана геройларына юбилей чарасыннан истәлек итеп район башлыгының Рәхмәт хатын һәм "Бердәм Россия" партиясеннән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Илнең кайнар нокталарында һәлак булган һәм соңгы елларда авырулардан вафат булган менделеевлыларның әниләре чәчәк бәйләмнәрен һәм сувенирларны яшьле күзләре белән кабул иттеләр.
Александр Романов солдат әниләре хөрмәтенә җыр башкарды.
ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров әфган сугышында катнашканнарны "Бердәм Россия" партиясе исеменнән истәлекле дата белән тәбрикләде. Вафат булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Солистлар Марина Комарова, Лира Улько, Марина Герега, Влад Кузнецов, Рамилә Гайнетдинова башкаруында җырлар күңелләрне тетрәндерде. Әфган сугышы ветеранының кызы Ольга Куликова көн геройларына авторлык юлларын багышлады.
"Шаян" һәм "Очарование" ансамбльләре иң яхшы бию композицияләрен бүләк иттеләр.
- Якташларыбызны югары дәрәҗәдә зурлауга мин бик шат. Кайберләре миндә укыдылар. Андрей Семёнов турында истәлекләр әле дә хәтердән җуелмый. Ул яхшы егет, изге күңелле, ярдәмчел иде, теләсә кем белән уртак тел таба белде. Гомеренең иртә өзелүе кызганыч. Һәлак булган егетләр турында хатирәләр мәңгелек, - ди педагогик хезмәт ветераны Вера Медведева.
17 сәгать 30 минутта Интернационалистлар мәйданында митинг булды.
Мемориал янында - почёт каравылы. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов җыелганнарга район башлыгы исеменнән мөрәҗәгать итте. Чыгышлар эстафетасын хәрби комиссар Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары союзы рәисе Сергей Поспелов кабул иттеләр.
Әфганда һәм илдән читтәге башка конфликтларда һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Муниципалитет, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәк һәм веноклар салдылар.
Илебез, республика, район тарихында эз калдырган әһәмиятле вакыйгага юбилей салюты йомгак ясады.
Кичә Карпов исемендәге химия заводы профилакториеның зәвыклы залында дәвам итте. Тантана геройларына аралашу мөмкинлеге бирелде. Музыка, җирле эстрада артистлары башкаруында җырлар яңгырады. Җыелганнар сугышчан иптәшләре чыгышын тын да алмый тыңладылар. Александр Романов һәм Сергей Клюкинның гитарада уйнап җырлавы алкышларга күмелде.
Сугышчы-әфганчылар союзы лидеры Сергей Поспелов истәлекле вакыйга уңаеннан әфганчыларга күрсәтелгән игътибар өчен район җитәкчелеге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе адресына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Видеосюжетлар