Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

“Фонтан – сәнгать”

29 октябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда Индия рәссамы Шри Чинмой картиналары күргәзмәсе ачылу тантанасы булды. Анда шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Чараны алып баручы музей хезмәткәре В.Соловьев автор турында сөйләп таныштырды. Шри Чинмой күпкырлы талант иясе - музыка остасы, философ, шагыйрь һәм язучы. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, авырлык...

29 октябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда Индия рәссамы Шри Чинмой картиналары күргәзмәсе ачылу тантанасы булды. Анда шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Чараны алып баручы музей хезмәткәре В.Соловьев автор турында сөйләп таныштырды. Шри Чинмой күпкырлы талант иясе - музыка остасы, философ, шагыйрь һәм язучы. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, авырлык күтәрү буенча зур уңышка ирешкән, җиңел атлетика, триатлон, йөзү ярышлары оештыручы. Аның инициативасында Бөтендөнья Дуслык йөгереше күп илләрне җәлеп итә. Ул гуманитар эшчәнлеге белән дә билгеле. Рәссамның абстракт әсәрләре дәвалау гармониясенә, күңелгә шатлык иңдерүгә ия. Шуңа күрә дә халык мәхәббәтен казанган картиналар Парижда, Мәскәүдә, Лондонда, Эдинбургта, Нью-Йоркта һ.б шәһәрләрдә күрсәтелә. Күргәзмә кураторы рәссам, сәнгать белгече Д.Шәрипова Шри Чинмойның иҗаты кешеләрне сафлыкка, гүзәллеккә этәрә. Автор әсәрләренең визит карточкасы - кош образы кешенең иреккә омтылышын гәүдәләндерә, дип фикерләре белән бүлеште. Күргәзмә ноябрь дәвамында эшли, каникул көннәрендә укучыларга түләүсез керү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Шри Чинмой картиналары