Фәрит Мөхәммәтшин: «Илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итәргә кирәк»
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.
– Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга. «Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм.
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде. Ул 2020 ел ахырында Дәүләт Советында бәйгегә йомгак ясалачагын әйтте.
– Республика һәм федераль ММЧ гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады, Татарстанга 53 млрдс сум акча бүлеп бирелүен искәртте.
– Совет чорында да, совет чорыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс, – диде. – Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.2500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:2700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.6200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.4900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.8400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.2500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика