Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин – Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составында

ТР Дәүләт Советы Рәисе РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде, дип хәбәр ителә Мәскәү Кремле сайтында.

– Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга, – диелә РФ Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

Элегрәк РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде, шулай ук ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү – законлы карар, чөнки әлеге структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев