Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Россия матбугат чаралары мөхәррирләрен, журналистларны һөнәри бәйрәм — Россия матбугат көне белән тәбрикләде

    Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Россия матбугат чаралары мөхәррирләрен, журналистларны һөнәри бәйрәм — Россия матбугат көне белән тәбрикләде.

    Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Россия матбугат чаралары мөхәррирләрен, журналистларны һөнәри бәйрәм — Россия матбугат көне белән тәбрикләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә. Иң элек, парламент рәисе журналист гаиләләре, династияләре фотографияләреннән оештырылган күргәзмә белән танышты. «Бездә андый династияләр бик күп, 40 тан артык», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
    «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән тәбрикләде.
    “Безнең өчен сез гел прокурор булдыгыз, хакимият, партия, җәмәгатьчелек өчен дә. Моның өчен сезгә рәхмәт. Журналистларга хөрмәт белән карыйм. Журналистика ул — язучы, сөйләүче, күрсәтүчесе дә — безнең зур корал, безнең прокурорлар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
    Татар-информ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: