Гадәттән тыш хәлләрдә ваклыклар булмый
Карпов исемендәге химия заводында Ростехнадзор линиясе буенча уку-күнекмәләр шөгыльләре узды. Версия буенча, кальций һәм барий хлоридлары цехы территориясендә тоз кислотасы савытының герметиклыгы сафтан чыккан, газ таралудан бер хезмәткәр токсик зарарлану алган. Гадәттән тыш хәлне бетерү штабы белән заводның техник директоры Илдар шәвәлиев җитәкчелек итте. Сирена улавы авария турында хәбәр итә....
Карпов исемендәге химия заводында Ростехнадзор линиясе буенча уку-күнекмәләр шөгыльләре узды.
Версия буенча, кальций һәм барий хлоридлары цехы территориясендә тоз кислотасы савытының герметиклыгы сафтан чыккан, газ таралудан бер хезмәткәр токсик зарарлану алган. Гадәттән тыш хәлне бетерү штабы белән заводның техник директоры Илдар шәвәлиев җитәкчелек итте.
Сирена улавы авария турында хәбәр итә. Барлык техника һәм кеше ресурслары хәрби әзерлектә. Службаларның бердәм һәм төгәл эшләве генә гадәттән тыш хәлнең масштабын җәелдермәскә, зыян күрүченең тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Кыска срокларда цех персоналын эвакуацияләргә, ашыгыч ярдәм килгәнче коллегаларына булышырга, тоз кислотасы түгелү зонасын уратып алырга, җилнең юнәлешен билгеләргә кирәк.
Барлык гамәлләр дә штабка җиткерелә. Менә заводның штатныкы булмаган авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре махсус киемнәрдә һәм саклау чараларында бурычларына керешәләр: агуланучыны коткару буенча чаралар күрәләр, аңа беренче ярдәм күрсәтәләр, куркыныч зонада кешеләр калмаганлыгын барлыйлар, авария сәбәбен һәм җиһазлар зарарлану характерын ачыклыйлар.
Бу вакытта янгынчылар һәм ашыгыч ярдәм килеп җитә, алар артыннан - Чаллыдан профессиональ коткаручылар. Янгын службасының бурычы - куркыныч химикат парлары таралмасын өчен, җил юнәлешенә перпендикуляр су-күбек киртәсе булдыру. Медиклар, агуланучыга квалификацияле ярдәм күрсәтеп, аны больницага озаталар. Профессиональ коткаручылар махсус техника ярдәмендә тоз кислотасы чыганагын сода эретмәсе белән нейтральләштерәләр.
- Мондый очракларда һәр минутның кадерле булуын аеруча аңлыйсың, - дип бүлешә кальций һәм барий хлоридлары цехы начальнигы Татьяна Шумилова. - Мин теорияне яттан беләм, ә үземә персоналны эвакуацияләү белән шөгыльләнергә туры килгәч, дулкынландым.
- Безнең белемнәр бары тик укуларда гына кулланылсын иде, - диләр заводның штатныкы булмаган коткаручылары Александр Битюков һәм Инсаф Хәсәнов.
Гадәттән тыш хәл бетерелгәч, завод идарәсенең утырышлар залында йомгак ясау булды. Күзәтүчеләр - Ростехнадзор инспекторлары тәкъдим һәм теләкләрен әйттеләр, җибәрелгән кимчелекләрне билгеләделәр.
- Укулар безгә нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген күрсәтте, - дип ассызыклады химик предприятиенең генераль директоры Дамир Шәмсин. - Штатныкы булмаган коткаручыларны без тулаем экипировкаладык, алар даими теоретик шөгыльләр үтәләр. Хәзер Ростехнадзор белгечләре йогынтысы белән елга бер тапкыр уку шөгыльләре уздырачакбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.2700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.2900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5000
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика