Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы

Хакимият бинасында районда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Анда Россия МЧС баш идарәсенең район буенча начальник урынбасары Андрей Орлов, район башлыгы Валерий Чершинцев, прокурор Антон Чураков, учреждениеләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Комиссиядә узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды. Янгыннарны сүндерүне оештыру турында 86 нчы янгыннан коткару гарнизоны начальнигы Александр Балясов сөйләде. Аның сүзләренчә, 2019 елда 78 янгын чыккан, аларның күбесе торак секторларга туры килә.

Киңәшмәдә югары һөнәрилек һәм халыкны саклауда нәтиҗәле хезмәтләре һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүләре өчен Татарстан Республикасы МЧСының Рәхмәт хатлары белән Олег Мисько, Игорь Иванов бүләкләнделәр. Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр: Ленар Шәрәфиев, Илгиз Йосыпов, Александра Комарова, Алиса Шелгунова, Владимир Силантьев һәм Илнар Мараданов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев