Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләрнең юл картасы барлыкка киләчәк

Муниципалитетта район башлыгы Валерий Чершинцев терроризмга каршы комиссия утырышын уздырды.

Анда район прокуроры Антон Чураков, ЭЭМ бүлеге начальнигы Иван Егоров катнаштылар. Көн кадагында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә, кышкы каникулларда иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү, су объектларында патрульне көчәйтү, раштуа ярминкәсен оештыру, гражданнарның банк карталарыннан һәм шәхси счетларыннан акча средстволарын дистанцион урлауларны кисәтү, мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре тикшерелде. Әлеге темаларга аңлатмалар белән ЭЭМ район бүлеге начальнигы урынбасары Василий Симков, 86нчы янгынга каршы сак бүлеге начальнигы Александр Балясов, район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Максим Скоробогатов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, «Татмедиа» АҖ җитәкчесе Джулия Искәндәрова, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова чыгыш ясадылар.

Очрашу ахырында район башлыгы Валерий Чершинцев гадәттән тыш хәлләрдә үзара ярдәм механизмының юл картасын булдырырга тәкъдим итте. Тикшерелгән мәсьәләләр тиешле карарлар кабул итү өчен контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев