Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә кыйммәтләре

Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында узган "Замана яшьләре күзлегеннән сәламәт гаилә" Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә ижевкалылар да катнашты. Тәрбиягә бала алган гаиләләр проблемаларын хәл итүгә багышланган чара "Россиядә һәр бала кадерле" федераль проекты кысаларында үтте. Форум эшенә мәдәният йорты директоры Алла Затирко, "Яшьләр хәрәкәте" студентлар оешмасы рәисе Оксана Тихонова,...

Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында узган "Замана яшьләре күзлегеннән сәламәт гаилә" Бөтенроссия фәнни-практик конференциясендә ижевкалылар да катнашты.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр проблемаларын хәл итүгә багышланган чара "Россиядә һәр бала кадерле" федераль проекты кысаларында үтте. Форум эшенә мәдәният йорты директоры Алла Затирко, "Яшьләр хәрәкәте" студентлар оешмасы рәисе Оксана Тихонова, "Ата-ана кайгыртуы" халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Клара Мансурова, Ирина һәм Надежда Самариналар, Пономаревлар гаиләләре үз өлешләрен керттеләр.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономарева "Ата-ана һәм тәрбиягә алынган балалар" темасы буенча шундый яшүсмерләр белән аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ирина Самаринаның "Әни безнең белән гомергә" дигән презентациясе җыелганнарда зур кызыксыну уятты. Ижевка мәдәният йортында хореография берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Ксения Веклич яшь биючеләре белән "Фәрештәләр" композициясен тәкъдим итте. Тәрбиягә балалар алган ата-аналар аралашу барышында тәҗрибә уртаклаштылар, фикерләре белән бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Информаћия