Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә – мәхәббәт һәм илһам чыганагы

"Гаилә - бала өчен мәхәббәт һәм илһам чыганагы" дип аталган V республика ата-аналар укуларында Балалар иҗаты үзәге вәкилләре дә катнашты. Очрашуның "Массакүләм мәгълүмат чараларының бала тәрбияләүдә йогынтысы" дигән пленар өлешендә "Ата-ана кайгыртуы" халыкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе К.Мансурованың чыгышы күпләрне борчыган актуаль проблемаларны күтәрде. "Әти, әни - сәламәт гаилә" һәм "Иҗади...

"Гаилә - бала өчен мәхәббәт һәм илһам чыганагы" дип аталган V республика ата-аналар укуларында Балалар иҗаты үзәге вәкилләре дә катнашты.
Очрашуның "Массакүләм мәгълүмат чараларының бала тәрбияләүдә йогынтысы" дигән пленар өлешендә "Ата-ана кайгыртуы" халыкара иҗтимагый хәрәкәте рәисе К.Мансурованың чыгышы күпләрне борчыган актуаль проблемаларны күтәрде. "Әти, әни - сәламәт гаилә" һәм "Иҗади гаилә-2012" проектлар һәм "Гаиләмнең бәхетле мизгелләре" фотокүргәзмәләре материалларның төрлелеге, иҗади байлыгы белән үзенә җәлеп итте.
"Иҗади гаилә-2012" конкурсында җиңү яулаган менделеевлы А.Садыйкова гаиләсе III дәрәҗә диплом белән билгеләнде.
Билгеле психологлар, педагоглар, табиблар тугыз тема буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Тихоновода яшәүче Яр Чаллы шәһәренең загс бүлеге психологлары Альбина һәм Юджин Рейслар "Йортта мәхәббәт яши" дигән теманы ачтылар.
Балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Т.Ясәвиева белдерүенчә, мондый чаралар җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен, ир һәм хатын статусын күтәрүдә зур роль уйный. Укулар барышында туплаган мәгълүмат үзәктә шөгыльләнүчеләрнең ата-аналарына да җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђгариф