Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә сеңелләре Надежданы табуга өметне югалтмый

Заводлы Зоя Будрина турында "Эше һәм гаиләсе илһамландыра" исемле мәкалә басмага әзерләнгәндә, Зоя ханым безгә 40 ел сеңелләре Надежданы эзләүләре турында гаилә драмасын сөйләде. Бу уйлап чыгарылмаган хәл 1974 елның кышында була. Акътәҗектә яшәүче Георгий Ибәтович Ибәтов һәм Вера Дмитриевна Сперанова гаиләсендә җиде бала үсә: Михаил, Любовь, Нина, Зоя, Елазавета,...

Заводлы Зоя Будрина турында "Эше һәм гаиләсе илһамландыра" исемле мәкалә басмага әзерләнгәндә, Зоя ханым безгә 40 ел сеңелләре Надежданы эзләүләре турында гаилә драмасын сөйләде.
Бу уйлап чыгарылмаган хәл 1974 елның кышында була. Акътәҗектә яшәүче Георгий Ибәтович Ибәтов һәм Вера Дмитриевна Сперанова гаиләсендә җиде бала үсә: Михаил, Любовь, Нина, Зоя, Елазавета, Степан һәм Надежда. Гаиләгә кайгы килгәнче - әниләре Вера Дмитриевна авырып киткәнче, барысы да яхшы була.
- Әти ат җигеп әнине Кокшан больницасына алып китте, ләкин ул юлда үлде, - дип сөйли Зоя Георгиевна. - Безне ике яшьлек Стёпа һәм сигез айлык Надя белән больницага салдылар. Мин туганнарымны тәрбияли, алар белән уйный идем. Әтинең апасы Настя әтине Степан белән Наденьканы башка гаиләгә бирергә үгетләде: имеш, нәниләргә хатын-кыз кайгыртуы һәм назы кирәк. Миңа ул вакытта сигез яшь иде. Таныш булмаган хатынның сеңлемне кулларымнан алганын хәтерлим. Башка без аны күрмәдек. Исемдә калуымча, Надя 1973 елның 5 маенда туган иде.
Туганнарым күп тапкырлар ЗАГСка, архивка мөрәҗәгать иттеләр, мәгълүмат ала алмадылар. Дүрт ел элек апам Нина "Жди меня" тапшыруына язды, әлегә нәтиҗәсез. Әтиебез соңгы көненә кадәр кызын табарга өметләнде, еш исенә төшерде.
Без һаман да Надеждабызны табу өметен югалтмыйбыз. Әгәр кемдәдер мәгълүмат бар икән, зинһар өчен, җавап бирегез! - ди Зоя Георгиевна.

Вәсилә Мортазина

Рәсемдә: Зоя һәм Георгий Ибәтович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Зоя Будрина