Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Гаиләм якынрак булсын

    "Менделеевлылар чит илдә" рубрикасын дәвам итәбез. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша 2007 елдан Америкада яшәүче якташыбыз Елена Липина белән элемтәгә керде. - Лена, сөйлә әле, ничек Нью-Йоркка барып чыктың? - Мин монда 2 нче курстан соң студентлар программасы буенча килдем. Беренче тәэсиремне әле дә хәтерлим: миңа игътибарлы, изге күңелле...

    "Менделеевлылар чит илдә" рубрикасын дәвам итәбез. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр аша 2007 елдан Америкада яшәүче якташыбыз Елена Липина белән элемтәгә керде.
    - Лена, сөйлә әле, ничек Нью-Йоркка барып чыктың?
    - Мин монда 2 нче курстан соң студентлар программасы буенча килдем. Беренче тәэсиремне әле дә хәтерлим: миңа игътибарлы, изге күңелле кешеләр очрап торды, алар кирәкле урынга ничек барырга икәнен аңлаттылар, ярдәм күрсәттеләр. Баштарак минем инглизчәм начар иде, мәктәптә һәм университетта бу фәннән "бишле" булса да, кыенга туры килде. Инглизчәне җирле тел мәктәбендә өйрәнергә карар кылдым. Аннан соң КДУдан Нью-Йорк университетына күчтем. Башка илләрдән дусларым барлыкка килгәнлектән, чит телне өйрәнү җиңел булды, алар белән инглизчә генә сөйләштек. Шәһәрдә Брайтон Бич зур рус җәмгыяте бар. Мин аннан берничә станция ераклыктагы Бруклинда яшәдем.
    - Кайда укыйсың?
    - Өч ел элек Нью-Йорктан Калифорния штатының Сан-Диего шәһәренә күчтем. Шәһәрдәге атмосфера Нью-Йорктагыдан тынычрак, андый ыгы-загы юк. Хәзер Сан-Диего дәүләт университетының "Мәгълүмати технологияләр менеджменты" факультетында укыйм.
    - Америкадагы тормыш ошыймы?
    - Миңа бик ошый. Чит илдән килүчегә мондагыларның киенү рәвеше күзгә ташлана: һәр кеше үзенә ничек ошый, шулай киенә. Биек үкчәле аяк киеме кигән кызларны бик сирәк күрәсең, яшьләр күбрәк кеда, кроссовка һәм башка уңайлы аяк киеменә өстенлек бирәләр. Тагын бер үзенчәлек: Америкада күп кеше сәяхәт итә, бигрәк тә яшьләр һәм пенсионерлар. Рус чаралары, фестивальләр һәм гади кич утырулар оештырыла. Сан-Диегода рус рестораннары, матурлык салоннары, кибетләр, хәтта балалар бакчасы бар. Узган ел "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" клубы ачылды. Кешеләр "үзебезнекен ташламыйбыз" принципы буенча яшиләр. Сан-Диегода, Россиядәге кебек, кыш салкын түгел, һава торышы бераз салкынчарак кына. Җәй дә алай эссе түгел.
    - Туганнарыңны сагынасыңмы?
    - Әйе, билгеле, сагынам. Кызганычка каршы, Россиядә еш булмыйм, соңгы тапкыр узган җәйдә кайттым. Әти-әнием сюрприз ясадылар - Раштуа бәйрәменә минем янга кунакка килделәр. Мин аларга эксккурсия оештырдым, канәгать калдылар. Ә нигездә "скайп" яки телефон аша аралашабыз. Монда минем тормышым: эш, уку, дусларым, мавыгуым, яраткан кешем. Бердәнбер теләгем: гаиләм миңа якынрак булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: