Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галим-аграрийлар республикада кар яумаганга борчыла

«Татар-информ». Татарстанда галим-аграрийлар, кар яумау сәбәпле, уҗымнар өчен борчыла. Быел көзге культураларны соң чәчү сәбәпле, алар кышка чыныкмыйча керде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева белдерде. Аның сүзләренә караганда, быел көзге культуралар соң чәчелү сәбәпле,...

«Татар-информ». Татарстанда галим-аграрийлар, кар яумау сәбәпле, уҗымнар өчен борчыла.
Быел көзге культураларны соң чәчү сәбәпле, алар кышка чыныкмыйча керде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева белдерде.
Аның сүзләренә караганда, быел көзге культуралар соң чәчелү сәбәпле, җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алырга өлгермәде. Шуңа күрә көзге арыш белән бодай чәчүлекләре кышка чыныкмыйча керде.
Уҗымнарны өшүдән ышанычлы кар катламы коткара алыр иде. Әмма кырларда кар юк. Үсемлекләр җылы ак "юрган"нан тыш 18 градус салкынга гына чыдый ала, аннары алар өшергә мөмкин, дип билгеләп үтте И.Фадеева.
"Кырлардагы вәзгыять борчуга сала. Элек кар яусын иде, аннары температура төшсә дә ярый", - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары галимаграрийлар уќымнар љчен борчыла

2
X