Галина Перминова суперәби булып танылды

Өлкәннәр көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасында "Суперәби" бәйгесе узды. Аның максаты: гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкәннәрнең ролен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен һәм өлкән буынның тәрбияви ролен торгызу, гаилә институтын ныгыту. Конкурста барлыгы 6 дәү әни Галина Овечкина, Галина Гафарова, Светлана Бабушкина, Надежда Курносова, Галина Перминова һәм Әлфия Салихова...
Өлкәннәр көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасында "Суперәби" бәйгесе узды.
Аның максаты: гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкәннәрнең ролен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен һәм өлкән буынның тәрбияви ролен торгызу, гаилә институтын ныгыту.
Конкурста барлыгы 6 дәү әни Галина Овечкина, Галина Гафарова, Светлана Бабушкина, Надежда Курносова, Галина Перминова һәм Әлфия Салихова катнашты.
Конкурсантлар "Танышуы күңелле", "Әкият юллары буйлап", "Оныгыгызны табыгыз", "Әби талантлары", "Каршылык полосасы", "Телеңне йотарлык" биремнәрендә сыналдылар. Әйтергә кирәк, конкурс программасында оныклар да актив катнашты.
Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе чарага яхшы әзерләнгән. Биремнәрне үтәгәндә алар үзләрен гаиләдә яхшы тормыш иптәше, яраткан әни, сөекле дәү әни итеп күрсәттеләр. Моннан тыш өченче яшь вәкилләренең мактаулы хезмәт юлы узганы, шулай ук аш-су әзерләргә, кул эшләренә, җыр-биюгә оста булулары ачыкланды.
Жюри нәтиҗәләре буенча "Суперәби" булып Галина Перминова танылды.
Ә. Салихова (оныкларга) бай, Н.Курносова заманча, С.Бабушкина талантлы, Г. Овечкина сөйкемле, Г.Гафарова үзенә җәлеп итүче әби номинацияләрендә җиңү яуладылар, аларга иганәчеләр - депутатлар Фирдис Абдрахманов һәм Алмаз Исхаковтан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Өлкән буын вәкилләрен һәм залдагыларны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, 12 нче бакча мөдире Татьяна Газизова, "Химиклар" ТИҮ рәисе Лидия Маслова, йорт комитеты рәисе Лариса Аникина котладылар, тән саулыгы, имин тормыш теләделәр.
Чараны мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең музыкаль чыгышлары бизәде.
Ахырда чәй мәҗлесе оештырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли6600
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8800
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.9000
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш10900
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте13000
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август13700
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14800
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.5700
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.7800
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.19500
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18800
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.16500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика