Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галиҗәнап хатын-кызга багышлана

Традиция буенча, 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкчесенең хатын-кызлар белән очрашуы булды. Тантана 7 мартта С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда оештырылды һәм очрашуга халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар чакырылды. Тамаша залына кергәндә гүзәл затларны кадет сыйныфы укучылары каршы алдылар һәм һәрберсенә чәчәкләр тапшырдылар. Район җитәкчесе Игорь Привалов көн геройларына ихлас...

Традиция буенча, 8 Март бәйрәме алдыннан район җитәкчесенең хатын-кызлар белән очрашуы булды.



Тантана 7 мартта С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда оештырылды һәм очрашуга халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче хатын-кызлар чакырылды. Тамаша залына кергәндә гүзәл затларны кадет сыйныфы укучылары каршы алдылар һәм һәрберсенә чәчәкләр тапшырдылар.
Район җитәкчесе Игорь Привалов көн геройларына ихлас тәбрикләү сүзләре юллады.
- Хатын-кыз - бөек сүз. Без сезнең белән тормышны, гаиләне һәм, әлбәттә инде, гүзәллекне бәйлибез. Сезнең кулларыгыз, акылыгыз һәм талантыгыз алдында баш иябез, - диде Игорь Анатольевич.
Район оешмалары һәм учреждениеләре, промышленность һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре 8 Март бәйрәме уңаеннан һәм намуслы хезмәтләре, җәмәгать эшендә актив катнашулары өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
"Кристалл" һәм "Шаян" бию, "Эрвел", "Талларым", "Рапсодия" җыр ансамбльләре, "Даяна", "Росинка" балалар төркемнәре, Роберт Нәбиуллин, Андрей Глущенко, Алия Абрамова һәм башкалар чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәне Радик Ахунҗанов һәм Фаина Козырева алып бардылар.

Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәтләре һәм 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Булычова Гөлназ Ринатовна - республика матди ярдәм үзәгенең 28 нче филиалы директоры
Горланова Надежда Николаевна - 1 нче мәктәпнең тарих укытучысы
Фәйзрахманова Мәүлия Ленуровна - Абалач мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Нуриева Вәсилә Рафиловна - 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Михайлова Нелли Анатольевна - поликлиниканың участок педиатрия бүлеге врач-педиатры
Мөхәмәтшина Гөлфия Рәшитовна - терапия бүлеге процедура шәфкать туташы
Малкова Ирина Александровна - Татар Чаллысы фельдшер-акушерлык пункты мөдире
Насыйфуллина Розалия Зиннуровна - «Нептун» СК директоры
Лыкова Елена Николаевна - сәнгать мәктәбе укытучысы
Федорова Галина Сергеевна - «Менделеевские новости» газетасы корректоры
Горячева Луиза Рәшитовна - "Мәдәният идарәсе" үзәк бухгалтериясе бухгалтеры
Алексеева Евдокия Ивановна - Иске Гришкин авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре
Кәшбиева Рәзифә Имаметдиновна - финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары
Гудовских Светлана Викторовна - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ сульфат натрие җитештерү цехы нейтральләштерү аппаратчысы
Гырдасова Флёра Мөзәяновна - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ техник силикагель җитештерү цехы смена инженер-технологы
Ефремова Светлана Игнатьевна - «Кама-Сакс» ПП ҖЧҖ тегү җиһазы операторы
Костина Тамара Ивановна - «Менделеевсказот» ҖЧҖ концентрацияләнмәгән кислота цехы абсорбция аппаратчысы
Максимова Валентина Николаевна - «Менделеевсказот» ҖЧҖ мәйдан эчен су белән тәэмин итү һәм агынты суларны чистарту цехы химия һәм су әзерлеге аппаратчысы
Фәйзиева Ризидә Әбүдәровна - Менделеевск электр элемтәсе район узелы сату һәм хезмәт күрсәтү офисы операторы
Гыйләҗева Әлфия Фәттахетдиновна - «Татгазэнерго» ЯАҖ «Менделеевский» филиалы авария-диспетчерлык службасы операторы
Нигъмәтуллина Нина Николаевна - "Яр Чаллы сәүдә базасы" ҖБ Менделеевск бүлекчәсе сатучысы
Щербакова Нина Ивановна - «Химсервис» ҖЧҖ «Рандеву» кафесының 4 разрядлы пешекчесе
Сперанова Роза Алексеевна - "Менделеевск икмәк заводы" ҖЧҖ камыр изүчесе
Максимова Надежда Александровна - Алабуга электр челтәренең Менделеевск РЭСы электр энергиясен исәпләү төркеме контролеры
Һадиева Кәшифә Кыяметдиновна - "Резидә" ҖЧҖ склад мөдире
Кириллова Александра Гавриловна - Менделеевск район газ службасы контролеры
Гобәйдуллина Илсөяр Хәбибулловна - туган якны өйрәнү музееның попечительлек советы рәисе
Тихонова Юлия Владимировна - «Спецстрой» ҖЧҖ производство-җитештерү бүлеге инженеры
Бондаренко Оксана Евгеньевна - Алабуга районара почтамтының Менделеевск почта элемтәсе бүлеге 1 класслы элемтә операторы
Миңнәхмәтова Сәмия Абделхәлимовна - «Мастер» ҖЧҖ штукатур-буяучысы
Ефремова Сирена Сергеевна - Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы ярдәмчесе
Абдуева Нәзирәхан Абдразизовна - 86 нчы янгыннан сак бүлеге начальнигының хуҗалык бүлеге буенча ярдәмчесе
Хәсәнова Наталья Владимировна - 10 нчы холык төзәтү колониясенең канцелярия начальнигы
Хөснетдинова Ләйсән Рәшитовна - ТР буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография идарәсенең Менделеевск бүлеге баш дәүләт теркәүчесе белгеч-эксперты
Максимова Нина Викторовна - РФ Пенсия фонды идарәсе пенсия билгеләүләр, кабат исәпләүләр һәм түләүләр бүлеге белгече
Тарасова Гөлнара Ренатовна - Халык мәшгульлеге үзәге баш бухгалтеры
Бәхтиярова Роза Закировна - Тукай урамының 3 нче йорты йорт комитеты рәисе
Сәгъдәтуллина Рәсимә Сәетҗановна - "Кама" колхозы" ҖЧҖ машина белән саву операторы
Сорокина Любовь Ионовна - сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Хезмђтлђрен хљрмђтлђп

2
X