Галия апа Гайнетдиновага 90 яшь тулды
Күптән түгел Галия апа Гайнетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны бу вакыйга белән туганнары һәм якыннары, район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котладылар. Галия апа безгә үзе, авыр, ләкин кызыклы тормышы турында сөйләде. Ул күпбалалы гаиләдә туа, биш бертуган үсәләр. Сугыш елларында Түбән Тагилга хезмәт армиясенә чакырыла. 1945 елда Бондюгка,...
Күптән түгел Галия апа Гайнетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны бу вакыйга белән туганнары һәм якыннары, район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котладылар.
Галия апа безгә үзе, авыр, ләкин кызыклы тормышы турында сөйләде. Ул күпбалалы гаиләдә туа, биш бертуган үсәләр. Сугыш елларында Түбән Тагилга хезмәт армиясенә чакырыла. 1945 елда Бондюгка, туганнары янына кайта. Биредә туберкулез санаториенда нянечка, 5 нче һәм 3 нче балалар бакчаларында эшли. Г.Гайнетдинованы һәрвакыт сабырлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар аерып тора, шуңа да балалар белән эшли ала, коллегалары арасында хөрмәт казана.
Галия Сөләймановна язмышын Сәетнур белән бәйли. Алар уртак тормышта 53 ел яшиләр, уллары Рәшитне үстерәләр. Гайнетдиновлар еш кына бергә җыелалар, гаилә традицияләрен саклыйлар, шатлык һәм кайгыларны уртаклашалар, үзара ярдәмләшеп яшиләр.
- Мин апаны бик яратам, ул әнием кебек, - ди туганының кызы Рәмзия Гобәйдуллина. - Иң авыр минутларымда янәшәмдә булды, киңәшләре, җылы сүзе белән ярдәм итте. Әле хәзер дә аерылмыйча яшибез.
- Озын гомерле булуының сере нәрсәдә?
- Апаның озын гомерле булуы, тормыш девизы гади: "Кеше һәрвакыт үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә яшәргә тиеш", - ди әңгәмәдәшем. - Ул беркайчан да усал, көнчел булмады, тормышны ничек бар, шулай яратты. Өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып бара, саф һавада йөрергә ярата, бик күп укый. Чәчәкләр үстерә, кыңгырау һәм миләүшәләргә өстенлек бирә. Аның эчке дөньясы бай, мәхәббәт, хезмәт, үз тормыш принциплары белән сугарылган. Апа, әнием кебек үк, дини, намазлар укый.
Әйләнә-тирәдәгеләр фикеренчә, юбиляр чын мәгънәсендә бәхетле кеше. Аннан позитив энергия бөркелә, юмор хисенә бай. Ветеранның ихлас елмаюына каршы елмаймый мөмкин түгел. Галия Гайнетдиновага ныклы сәламәтлек, рух көрлеге юлдаш булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:47Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар Тәртип бозучылар ачыкланачак.6000
-
26 май 2022 - 08:21Ә сездә көтү чыгамы? Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит5900
-
25 май 2022 - 16:27Зирәк яшьтәге менделеевлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен Спорт сараенда «Өченче яшь» республика спартакиадасының муниципаль этабы узды7300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5700
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.12900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.12700
-
26 май 2022 - 15:20Менделеевскида виртуаль концертлар залы ачылдыТатарстанда мондый концерт заллар бер дистә генә.6900
-
26 май 2022 - 09:31Балалар куркынычсызлыгы беренче урындаТөп бурыч − объектка ятлар кермәүне тәэмин итү5500
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.12900
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика