Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетага язылу, реклама һәм патриотизм турында

Редакциядә "Менделеевские новости" - "Менделеевск яңалыклары" газеталарының баш мөхәррире Лариса Рәфкатовна Кривилёва белән телефон аша турыдан-туры элемтә булды, ул район һәм шәһәр халкы сорауларына җавап бирде. Без бүген шуларның кайберләрен бастырабыз. Н.Кормильцева: - Әйтегез әле, ни өчен газетага язылу бәясе елдан-ел арта? Пенсионерлар өчен бу сумма сизелә. - Бу почта...

Редакциядә "Менделеевские новости" - "Менделеевск яңалыклары" газеталарының баш мөхәррире Лариса Рәфкатовна Кривилёва белән телефон аша турыдан-туры элемтә булды, ул район һәм шәһәр халкы сорауларына җавап бирде. Без бүген шуларның кайберләрен бастырабыз.
Н.Кормильцева:
- Әйтегез әле, ни өчен газетага язылу бәясе елдан-ел арта? Пенсионерлар өчен бу сумма сизелә.
- Бу почта аша китерү хезмәтенең кискен кыйммәтләнүе белән бәйле. Почта - әлеге мәсьәләдә монополист, шунлыктан, үз шартларын тәкъдим итә, ә без аны кабул итәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта альтернатив - редакциядән килеп алу юлы белән язылу бәясе үзгәрми диярлек һәм ул һәр кеше өчен кулай.
З.Фәезов:
- Күптән түгел газетага котлау бирдем һәм, аның бәясен белгәч, бик гаҗәпләндем. Ни өчен бәяләр шулай югары?
- Туганнарга һәм якыннарга шатлыкны төрлечә бүләк итәргә була. Мисал өчен, 50 сумга открытка сатып алырга һәм аңа котлау тексты язарга. Күпләр кызыксынып сорыйлар, ни өчен кечкенә генә котлау шулкадәр бәя тора. Әйдәгез, тәгаенлыйк. Сез бит бер игълан өчен түгел, ә шундый ук өч мең котлау өчен түлисез, аларны район халкы укый һәм сезнең шатлыгыгызны уртаклаша. Чагыштыру өчен: реклама белдерүенең бәясе - см2 өчен 36 сум, котлауның - квадрат сантиметры 24 сум.
Моннан тыш, безнең газетага язылучылар өчен (язылу абонементы булганда) 10% ташлама һәм бушлай бер белдерү бирү хокукы (сатып алам, сатам, алмаштырам) каралган.
- Шулай да, белдерүләргә һәм рекламага бәя күтәрелү нәрсә белән бәйле, сез бит бюджет учреждениесе.
- 2006 елдан Татарстан Президенты Указы буенча барлык район газеталары коммерцияле массакүләм мәгълүмат чаралары статусын алды, бюджеттан финанслау туктатылды. Үзебезгә акча эшләргә туры килә - коммуналь хезмәтләргә, салымнар, ягулык-майлау материалларына, башка чыгымнарга түләргә, иң мөһиме, хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә. Бу безнең өчен аеруча катлаулы мәсьәлә. Газетаның чираттагы саны дөнья күрсен өчен ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләүче кешеләр бик аз хезмәт хакы алалар. Шул ук вакытта үзләренең җиңел булмаган, кайвакыт хәтта рәхмәт тә ишетмәгән һөнәрләренә тугрылыклы калалар.
Л.Киселёва
- Ни өчен җирле радио эшләүдән туктады?
- Вакыт туктап тормый, чыбыклы радио заман технологияләре белән көндәшлеккә түзә алмады. Яңа йортлар гадәти радионоктасыз куллануга тапшырыла, һәм күп менделеевлылар чыбыклы радио хезмәтеннән баш тартты. Шул сәбәпле, 2004 елда шәһәр телерадио челтәре чыбыклы тапшыруны туктатты.
Җирле радиостудиянең эшчәнлеген яңарту өчен тиешле җиһазлар һәм финанслау кирәк. Ә без эшләргә әзер.
- Җирле телевидениегә ни булды? Хәзер "Музыкаль сюрприз" тапшыруы гына күрсәтелә?
- Моның сәбәбе шулай ук финанслау булмауда. Телевидение - заманча җиһазлар, зур чыгымнар таләп итүче кыйммәтле рәхәтлек. Районның яңа җитәкчесе җирле телевидение эшен яңартырга ниятли. Менделеевлылар муниципалитет ярдәме белән элеккеге кебек район һәм шәһәр яңалыкларын күрү өчен зәңгәр экраннар янында җыела алырлар дип ышанабыз.
Ф.Хөсәенов:
- Лариса Рәфкатовна, авылда альтернатив язылуны оештыруыгыз өчен рәхмәт.
- Авылда яшәүчеләр бу үтенеч белән безгә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр. Ниһаять, җирлек башлыклары һәм китапханәчеләр йогынтысы белән оптималь вариант табылды - авыл китапханәләре аша. Салалылар арасында газетага язылучылар артачагына без бик шат.
Валентина Колпакова:
- Газета битләреннән сугыш чоры балалары турында күбрәк материаллар укырга теләр идек.
- Менделеевлылардан безнең иң яраткан һәм хөрмәт иткән категория - ул ветераннар. Алар турында язмалар район газетасы битләреннән төшми. Сугыш чоры балалары турында материалларны да даими әзерлибез.
Н.Куликов:
- Күрше районнарда туганнарымда еш кунак булам, безнең районканы башкалар белән чагыштыру мөмкинлегем бар. Шуны әйтергә телим, безнеке яхшырак, кызыклырак һәм якынрак димме...
- Сезгә җылы сүзләрегез, безнең тыйнак хезмәтне бәяләвегез өчен рәхмәт. Кайвакыт газета адресына күп тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә, бигрәк тә газетада язма басылып чыкканнан соң икенче көнне үк аларның подъездын ремонтларлар дип ышанучы укучыларыбыздан. Кызганычка каршы, алай булмый. Без аңлыйбыз, ТКХ һәм төзекләндерү темалары - халыкны иң борчыган мәсьәләләр. Менә турыдан-туры линиягә дә кешеләр йортларында җылылык, урамнарда яктылык булмау, ишегалларын тәртипкә китерү һ.б. мәсьәләләр буенча шалтыраталар. Без барлык мөрәҗәгатьләрне тиешле службаларга юллыйбыз, ә җитәкчеләрнең җавабын "Укучы-газета" рубрикасында бастырабыз.
Йомгаклап, иң мөһимен әйтергә телим. Тормышыбызда никадәр генә проблемалар булмасын, без аерым балансны үтәргә тырышабыз, җитешсезлекләр һәм чүп өемнәре турында гына язмыйбыз. Без үз басмабызга гаилә кыйммәтләре газетасы, туган төбәген яратучылар, аның патриотлары белән горурланучылар газетасы дигән өстенлекне бирәбез. Сезнең газетаны укуы кызыклы түгел, дигән кешеләрдән сорыйсы килә: районда яңа җитәкче турында белү сезгә кызыклы түгелме? Сезне районның үсеш перспективалары кызыксындырмыймы? Безнең спортчыларның уңышлары, үзешчәннәр, мәктәп укучылары, сугышта катнашканнар, әфганчылар, җирле предприятиеләр хезмәтчәннәре һәм ветераннар турында язмаларны уку кызыклы түгелме?
Ә бу еллар дәвамында китапта да, башка чыганакларда да булмаган күпме тарихи материаллар басылып чыкты! Һәр язманы йөрәкләре аша үткәреп, туган якны өйрәнү һәм эзләнү эшләре алып барган журналистлар эшчәнлегенә лаеклы бәя бирергә кирәк. Менә хәзер дә, Бөек Җиңүнең юбилеена әзерләнгәндә, бондюглыларның Җиңүгә биргән өлеше, аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында сез тагын кайдан укый аласыз дип сорыйсы килә.
Хәзерге заманда патриотик тәрбия, экстремизмны профилактикалау һәм толерантлыкны пропагандалауда нәкъ менә район газетасына үзенчәлекле роль бирелә. Бу өлкәдә газетаның өлешен бәяләми мөмкин түгел.
Без озак еллар дәвамында газетабызны яклаучыларның барысына да ихластан рәхмәтле. Һәм шуны кабатлаудан туктамыйбыз: укучы булмаса, газета да булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев