Геройлар безнең хәтердә яши
Дүшәмбе көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан Екатерина Александровна Андреева яшәгән Профсоюзная урамының 3 нче йортында мемориаль такта ачу вакыйгасы булды. Сугыш вакытында Мәскәү күген саклаган батыр якташыбызның истәлеге улларының средстволарына мәңгеләштерелде. - Әниебез һәрчак терәгебез һәм ышанычыбыз булды, - ди Леонид. - Аның зирәк киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе әле дә безнең...
Дүшәмбе көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан Екатерина Александровна Андреева яшәгән Профсоюзная урамының 3 нче йортында мемориаль такта ачу вакыйгасы булды.
Сугыш вакытында Мәскәү күген саклаган батыр якташыбызның истәлеге улларының средстволарына мәңгеләштерелде.
- Әниебез һәрчак терәгебез һәм ышанычыбыз булды, - ди Леонид. - Аның зирәк киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе әле дә безнең өчен генә түгел, балаларыбыз өчен дә ориентир булып тора. Әни лаеклы тормыш юлы үтте. Сугыш михнәтләре аның ихтыярын ныгытты, тыныч вакытта намусы кушканча эшләде. Ләкин, кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Сугыш ветераннарының сафы сирәгәя. Яшәгән еллары да, сугышта алган яралары да, фронт михнәтләре дә үзләрен сиздерә. Мондый хәтер такталары сугышта катнашучылар яшәгән башка йортларда да барлыкка килер дип ышанам.
Иң элек Павел атакай искә алу хезмәтен башкарды.
Карпов исемендәге химзаводның ветераннар советы рәисе Роза Галиева, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары союзы рәисе Сергей Поспелов вакыйганың әһәмиятен билгеләделәр.
- Менделеевскига кунакка килгәч, әбиемнең исән түгеллегеннән йөрәгем моңсулана, - дип бүлешә оныгы Александра. - Ул еш кына үз тормышыннан, аеруча сугыш чорыннан хатирәләре белән уртаклаша, фронтташ ахирәтләрен дулкынланып искә төшерә иде.
Менә уллары Леонид һәм Виктор ак полотноны салдыралар. Мәрмәр тактада Екатерина Андрееваның портреты уелган, бу йортта яшәгән еллары күрсәтелгән: 1978-2014.
Чарада ветеранның туганнары, күршеләре катнашты.
- Екатерина Александровна безнең өчен зирәк остаз иде, - ди Светлана Соболева. - Без аны үз итеп тётя Катя дип йөрттек. Ветераннарның батырлыклары һәм фидакарьлекләре нәтиҗәсендә 70 ел тыныч күк йөзе астында яшибез. Күршебезнең истәлеген мәңгеләштерүгә мин шат. Узып киткәндә, кешеләр тактага күз төшерерләр, Җиңү кадере турында уйланырлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.14000
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13900
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11400
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика