Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геройлар безнең йөрәктә

1 нче мәктәп коллективы Ватан Геройлары көне уңаеннан митинг үткәрде. Анда урта һәм өлкән сыйныф укучылары, укытучылар, хакимият вәкилләре, “Бондюг” ТИС, ветераннар катнашты.

Геройлар аллеясында 1 нче мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Марат Гыймазетдинов, Людмила Ярославцева, Полина Чермакова һәм Оксана Кайманова җыелганнарга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары турында сөйләделәр. Аннан соң яшьләргә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева мөрәҗәгать итте.


– Илебез тарихында бу истәлекле дата зур мәгънәгә ия. Без гражданлык һәм хәрби өлкәдә батырлык кылучыларны хөрмәтлибез. Безнең һәрберебез якташ геройларыбызны истә тотарга, хөрмәтләргә һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Нәкъ менә шундый кыю, батыр йөрәкле кешеләр безгә Бөек Җиңү бүләк иттеләр, – ди Ләйсән Камилевна.


7 нче сыйныф укучысы Тимур Гәрәев тыныч вакытта да батырлыкка урын булуын билгеләде.


– Без Геройлар хәтеренә лаеклы булырга, Ватаныбызны якларга һәм яратырга тиешбез, – дип уртаклашты Тимур.


Менделеевлылар сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг Советлар Союзы Геройлары бюстлары алдына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X