Геройлар кубогын кем алыр?
25 апрельдә "Айсберг" боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ярышларны ачу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов бәйгедә катнашучыларны сәламләде. Геройлар кубогы өчен "Дим", "Динамо", "Спарта", "Айсберг" һәм "Монай" командалары көч сынаша. Соңгы ике команда боз кырына чыга. Павел Степанович алканы чөя, һәм ярышлар башлана. Без...
25 апрельдә "Айсберг" боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган ярышларны ачу булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов бәйгедә катнашучыларны сәламләде.
Геройлар кубогы өчен "Дим", "Динамо", "Спарта", "Айсберг" һәм "Монай" командалары көч сынаша. Соңгы ике команда боз кырына чыга. Павел Степанович алканы чөя, һәм ярышлар башлана.
Без җанатарлар янына киләбез. "Айсберг" командасы өчен Александр Иванов, Альбина Мусикаева, Диана Габидуллина җан аталар.
- "Айсберг" командасы Балалар спорт мәктәбе шәкертләре һәм "Фомин" ишегалды клубы малайларыннан оешты, - дип сөйли Диана. - Монда дусларыбыз уйный, шуларны карарга килдек.
- Мин "Монай" командасын яклыйм, анда егетем - Илнар уйный, - ди Алина Бәдретдинова.
Бер төркем яшьләр матч турында гәпләшәләр. "Спарта" ишегалды командасы икән.
- Без узган елның декабреннән күнекмәләр алабыз. Команданың тәҗрибәсе әлегә аз, әмма уенда катнашу теләге зур, - дип фикере белән бүлешә тренер Николай Бакаев.
- Хоккей - спорт кына түгел, сәнгать төре дә, көндәшләргә осталык белән гол кертү өчен күп тырышырга кирәк, - дип саный тренер ярдәмчесе Сергей Балобанов.
- Үз тормышымны хоккейдан башка күз алдына китерә алмыйм, - ди "Спарта" командасы һөҗүмчесе Дмитрий Клюкин.
Тәнәфес игълан ителә. Беренче тайм тәмам. Таблода исәп 0:0. Ял иткән арада без "Монай" командасы капитаны Артём Месеев белән әңгәмә корабыз.
- Көндәшләр лаеклы, әлегә исәп тигез, - ди капитан. - Без атнага бер тапкыр Монай авылында күнекмәләр алабыз. Безнең команда, барлык авыл малайлары яңа заманча "Айсберг" боз сараенда шөгыльләнергә хыялланабыз. Якын киләчәктә хыялыбыз тормышка ашар дип уйлыйбыз, - дип елмая Артём.
Ярышлар 10 майга кадәр дәвам итә, шунда Геройлар кубогын кем отканы билгеле булачак.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.3200
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.2700
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.2900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.6900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.4200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.4500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.9800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.18500
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12500
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика