Гөлбакча ясаучылар
Шәһәрдә үзләре яшәгән торак йорт янында аллы-гөлле чәчәкләр үстерүчеләр күп. Ушковлар урамының 7 нче йортында яшәүче пенсионер Рәфинә Халитова тәрәзә каршында чәчәк түтәле булдырган. Кечкенә кишәрлекне казып, ул күңеленә ошаган чәчәк орлыклары утырта. Аларга вакытында су сибеп тора, төпләрен даими йомшарта. - Биредә берничә ел рәттән чәчәкләр үстерәм. Орлыкларын кибетләрдән...
Шәһәрдә үзләре яшәгән торак йорт янында аллы-гөлле чәчәкләр үстерүчеләр күп.
Ушковлар урамының 7 нче йортында яшәүче пенсионер Рәфинә Халитова тәрәзә каршында чәчәк түтәле булдырган. Кечкенә кишәрлекне казып, ул күңеленә ошаган чәчәк орлыклары утырта. Аларга вакытында су сибеп тора, төпләрен даими йомшарта.
- Биредә берничә ел рәттән чәчәкләр үстерәм. Орлыкларын кибетләрдән яки базардан сатып алам. Көзен үзем дә орлыкларны җыеп алып, киптереп, язга әзерләп куям. Бу йортта 53 ел яшим. Георгин, петунья, бәрхет һ.б. чәчәкләрне матурлык өчен утыртам, - ди Рәфинә апа. - Бакчам да бар. Анда бәрәңге, чөгендер, кишер һ.б. яшелчә, җиләк- җимеш, агачлар, куаклар үстерәбез.
Юбилейная урамындагы 5 нче йорт яныннан узган кешеләр көзен дә кып-кызыл циния чәчәкләре үскән ишегалдына соклана.Чәчәк түтәле пенсионер Надежда Черкашинаның тырыш куллары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән китерелгән кара туфракта кашкарый, петунья, бәрхет, ромашка, тырнак гөл, яран, циния чәчәкләре үсә. Тормыш иптәше Егор Семенович язын җирне казый. Надежда ханым ал, кызыл, ак яраннарны кышын фатирында үстерә, язын урамга күчерә, алар, салкынга бирешмичә, көзгә кадәр чәчәк атып утыралар.
- Чәчәк орлыкларын үзем әзерлим, сатып та алам. Йортның бу ягы ышыграк, җил тими, шуңа да чәчәкләр күкрәп үсәләр. "Дружба" ширкәтендәге бакчама йөрергә дә вакыт табыла. Теләк булса, барысына да өлгерергә мөмкин, - ди Надежда Черкашина.
"Кама таңнары" приютында бүгенге көндә утыз бала тәрбияләнә. Педагоглар аларга белем һәм тәрбия бирүдә көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.
- Территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерүдә социаль эшләр буенча белгечләр Алсу Йосыпова һәм Галина Бурмистрова, хезмәт буенча инструктор Илнар Насыйров, шофер һәм юрис-консульт Сергей Тимергалиев тырыш хезмәт куйдылар, - ди приют директоры Илсөяр Зыятдинова. - Хезмәткәрләр балалар белән берлектә кулланырга яраклы материаллардан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Һәр белгечкә участоклар бүлеп бирелгән. Алар шәкертләр белән чәчәкләр һәм җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Ел ахырында иң яхшы участокка йомгак ясала.
Узган елда кырык төрле чәчәк үстерелгән. Быел да кызыл розалар ерактан ук күзгә ташлана. Аллы-гөлле чәчәкләр әкият дөньясын хәтерләтә.
Тәрбиячеләр белән берлектә кызлар һәм малайлар машина тәгәрмәчләреннән аккошлар, агачтан болан, песи, зебра, жираф эшләгәннәр. Тәрбиячеләр һәм балаларның фантазияләре бай. Вак ташлардан крокодил хасил булган. Ясалма күлдә челән басып тора, үрдәкләр йөзә, бакалар сикерә. Агач төбендә керпе йөри. Бина кыегында зәвык белән эшләнгән сыерчык оясы күренә. Коймаларга рәсемнәр төшерелгән.
- Приютта мавыктыргыч чаралар үткәрелә. Без монда тегәргә, чигәргә өйрәнәбез. Бакчада уңыш үстерәбез. Түтәлләрне чүп үләннәреннән чистартабыз, су сибәбез. Үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән пешекчеләр тәмле ризыклар пешерәләр, - диләр Ангелина Узлова һәм Диана Худжанова.
Хәзер көзге уңыш җыеп алынып, саклауга куелган. Теплицада әле һаман кыяр, баклажан, помидор, борыч үсә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика