Гомер баешлары тыныч, бәхетле
448
0
0
Фәимә Вахриева Язмыш җиле тыл һәм хезмәт ветераннары Рәзимә һәм Габдулла Исмәгыйловларны кайда гына йөртмәгән: Пермь, Чиләбе шахталарында, Яр Чаллы төзелешендә... Әмма картлыкларын Рәзимә Миңнемөхәммәтовнаның туган якларында уздырырга ниятлиләр. Язмабыз геройларының бала чаклары авыр хатирәләргә бәйле сугыш утына уралган. Әтиләрен фронтка алганда биш баланың иң өлкәне Рәзимәгә 12 яшь була....
Фәимә Вахриева
Язмыш җиле тыл һәм хезмәт ветераннары Рәзимә һәм Габдулла Исмәгыйловларны кайда гына йөртмәгән: Пермь, Чиләбе шахталарында, Яр Чаллы төзелешендә...
Әмма картлыкларын Рәзимә Миңнемөхәммәтовнаның туган якларында уздырырга ниятлиләр. Язмабыз геройларының бала чаклары авыр хатирәләргә бәйле сугыш утына уралган. Әтиләрен фронтка алганда биш баланың иң өлкәне Рәзимәгә 12 яшь була. Ә бишектә калган сабыйга бөтенләй дә әти назын күрергә язмый, гаилә башы чит җирләрдә башын сала. Хәтимә апа иренең балаларына белем бирү хыялын тормышка ашыра алмый, чөнки бөтен тырышлыгын сабыйларын ач-ялангач итмәүгә юнәлтә.
- Алтын куллы әниебез киндер сукты, шуннан күлмәк-ыштанын да, бишмәтен дә юнәтте, юк кына әйбердән ризыгын да әзерли белде. Соңрак, үзем гаиләле, балалы булып дөнья көтә башлагач кына, аның хәлен төптән аңладым, - дип сөйли язмабыз герое.
Әңгәмәгә Габдулла бабай кушыла:
- Ничек кенә булса да, син ана җылысында үскән бәхетле җан. Мин "Әниең үги булса, әтиең - җизни" дигән әйтемне тулысы белән үз җилкәмдә татыдым. Иң авыр эш, иң караңгы чырай безгә - дүрт ятимгә тиде. Көннәр әнилеләр тормышына кызыгып, күз яшен йотып узды.
Тоймадан Камайга җәяү йөреп җиденче сыйныфны яхшы тәмамлаган Рәзимә Алабугада китапханәче һөнәрен үзләштерә. Биектау районына юллама белән килгән кызны Габдулла бер күрүдә ошата. Һәр эштә янып тора, җырлый, бии, спектакльләрдә уйный. Сылуны күпләр күзли, тик өлгер егет Рәзимәгә озак уйларга вакыт бирми - урлап алып кайта. Йорттагылар киленне теләми генә кабул итә. Бар уйлары яшь гаиләгә аяк чалу, араларын бозу. Яшьләр, үги бием ананың кыерсытуына түзә алмыйча, авылдан чыгып китәләр. Чит-ят җирләрдә озак кына бәхет эзләп йөриләр. 1972 елда Яр Чаллыга кайтып урнашалар. Тырышып-тырмашып йорт җиткерәләр. Гаилә оясында өч бала үсә. Тормыш акрынлап җайга салына. Су басу җирендә төзелгән йортлары өчен уңайлы фатир бирәләр. Рәзимә госстрахта агент эшен башкара. Уңай холыклы, аралашучан хезмәткәр коллективта хөрмәт казана. Утыз елга якын стаж туплаган Р.Исмәгыйлова шул учреждениедән лаеклы ялга чыга.
Сугыш кырына алынган ирләрне унике яшьтән алыштырган Габдулла өлкәннәрдән бер дә калышмый. Тыл "фронтында" алган чыныгу гомергә җитә. Соңрак егет ФЗӨдә шахтер һөнәренә төшенә һәм 18 ел гомерен шул өлкәгә багышлый. Чаллыда агач эшкәртү комбинатында агач эшен үзләштерә.
Исмәгыйловлар җәйләрен Тоймада ата-ана йортында уздыралар. Кулы хезмәткә күнеккән ветеран әле дә амбарда булыша.
- Җентекләп чутласаң, стаж алтмыш елдан артты инде, ә күңел һаман яшь, җилкенә, - дип көлә ул.
Күтәрмәслек кайгы кичергән Исмәгыйловларга (уллары авариядә, бер кызлары авыр чирдән вафат булган) ул вакытлар турында сөйләү түгел, искә төшерүе дә авыр.
- Яшәргә, бирешмәскә, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне лаеклы үтәргә кирәк. Хәзер бар сөенечебез - кызыбыз Илсөяр, биш оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз, - диләр алар.
Тугызынчы дистәләрен ваклаган парлар бер-берсен кайгыртып, кадерләп яшиләр һәм шуның белән бәхетлеләр.
Фото гаилә архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13800
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12000
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13700
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11400
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10800
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12300
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7600
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84